Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Икмәк быел мулдан!

Җәйнең ике ае узып китте. Инде августка - бөтен уңышларны да диярлек җыеп бетерә торган айга аяк бастык. Ә җыеп алырлык әйберләр бармы соң быел? Җәй башы корылык белән куркытып алса да, Ходай кушып, республикада июнь уртасыннан яңгырлар ява башлады. Нәтиҗәдә, бөтен дөнья яшәреп, матурланып китте һәм бу яшеллек әле...

Җәйнең ике ае узып китте. Инде августка - бөтен уңышларны да диярлек җыеп бетерә торган айга аяк бастык.

Ә җыеп алырлык әйберләр бармы соң быел? Җәй башы корылык белән куркытып алса да, Ходай кушып, республикада июнь уртасыннан яңгырлар ява башлады. Нәтиҗәдә, бөтен дөнья яшәреп, матурланып китте һәм бу яшеллек әле дә дәвам итә. Ишелеп уңган каен, җир һәм бакча җиләкләре артыннан кура-карлыганнар пеште. Дөрес, кура җиләге уңышы быел әллә кем түгел, аның каравы, карлыган, крыжовник, чия мулдан.

Белгечләр быел яшелчә елы түгел, диләр. Чыннан да, күп кенә районнарда кыярның һәм помидорның рәте юк. Кыяр түтәлләрен ниндидер чир харап иткән, ә помидор, яңгырлар күп яуганга, күрәсең, сабакка котырган. Дөрес, әгәр августта көннәр җылытып җибәрсә, соңгысына өмет бар әле. Бәрәңгегә килгәндә... Анысы төрле районда төрлечә. Кемнәрдер инде сабакларның корып, бәрәңгенең тавык йомыркасы кадәр генә булуын әйтсә, күпчелек җирдә әлегә сабаклар ямь-яшел һәм мул уңышка өмет бар.

Нәрсә-нәрсә, быел, Аллага шөкер, икмәк уңышы мулдан булырга охшаган. Республикада бүген 15 мең гектар чамасы мәйданда игеннәр җыеп алынган, 35 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 23,3 центнер чыга. Россия буенча исә, уртача 35 центнер. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев быел, бәлки, 100 миллион тоннадан артык иген җыеп алып булыр, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев