Җиләк җыю осталары алар!
Бу көннәрдә җиләкле болыннар халык белән тулы. Быел каен, җир җиләге мулдан булды.
Җиләк җыючыларга 30 градуслы эссе дә киртә түгел. Йөзләре кояшта янса да, табигать нигъмәте белән чиләкләре тулы булгач, кәефләре күтәренке. Хезмәттәшебез – «Күңел» радиосы диджее, «Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты Гөлинә Гусамова да җәйге ялдан килеп, ике атна буе җиләк җыйганнарын бик «тәмләп» сөйләде.
Гөлинәнең җиләк җыю стажы 20 елдан артык икән.
– Мин Мамадыш районы Урта Сон авылыннан. Үземне белгәннән бирле җиләк җыябыз. Без гаиләдә өч бала: апам Ләйсән, мин һәм сеңлем Зилә. Алар да җиләкне оста җыя. Быел җиләккә дә дүртәү төштек: туганнарым һәм әнием. Апамның бит әле ике баласы да бар, аларны әти карап торды. Шулай итеп бөтен гаиләбез эштә безнең.
Әле әнием белән санап тордык, җиләк җыеп сата башлаганыбызга 10 ел икән. Билгеле, аңа кадәр дә җыйдык: күбрәк үзебезгә, таныш-белешләргә дә җыеп бирә идек. Аннары уйладык-уйладык та, моның белән бит акча эшләп була дидек. Шулай итеп җиләкне сатуга керештек, – дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.
Гөлинә көн саен ике 5 литрлы һәм ике 3-4 литрлы чиләкләрне тутыра икән. Әнисе һәм туганнары да шулайрак. Ике-өч сәгать эчендә чикләкләрен тутырып, 14-15 чиләк белән трассага – аны сатарга чыгып басалар. Бер чиләге 1500-1600 сум.
Әңгәмәдәшем сүзләренә караганда, җиләк җыюның авырлыгы юк, сата башлагач кына бераз кыенлыклар килеп чыга. Җыйган җиләкне шул ук көнне сатып җибәрү мөһим. Сатылмаса, аны үзләренә калдыралар, аннары икенче көнгә тагын яңасын җыеп, шуны саталар.
– Бу эш белән күп ел шөгыльләнгәч, бар нәрсә «схвачено» инде. Сату өчен махсус «точкаларыбыз» бар. Авылдан биш чакрымлап читкә трассага чыгып басабыз: мин Казан ягында, сеңлем Зилә Чаллы ягына бара торган якта тора.
Заказ белән дә җыябыз – анысы бигрәк тә уңайлы. Әйтик, танышлар менә шушы сәгатьтә шәһәргә китәбез, шул вакытка килеп алабыз дип әйтәләр дә, без шуңа әзерләп торабыз. Даими алып торучыларыбыз да бар. Бер абзый бар, ул бездән 20шәр банка каен җиләге сатып ала. Һәр елны шулай. Бер дә калдырганы юк! Җиләк җыя гына башлаганда бер майонез чиләге каен җиләген 500 сумга сата идек, хәзер 1500 сум дип куябыз, – ди Гөлинә.
Җиләкне күбрәк кемнәр сатып ала дип кызыксынам.
– Төрле кешеләр очрый. Кемгәдер бәясен әйтәсең дә, берсүзсез ала да китә. Кемдер 20, 30, 50 сум төшер дип, вакчылланып та тора. Кайбер ханымнар: «Ой, бигрәк кыйммәт!» – дип тә әйтә. Андыйларга матур гына итеп: «Апа-җаный, җиләк күп бит ул, иренеп торма, үзең җый», – дип тә әйткән бар. Әмма барыбер андыйлар сирәк була. Җиләкне күбрәк ир-атлар ала, кайткач хатынымны сөендерәм әле дип китүчеләр дә бар. Әле быел менә җиләкне күпләп дальнобойщиклар да алды – юлда барганда ашап барырга, туктап ял иткәндә чәйгә салып эчәргә бик тәмле була дип әйттеләр.
Күбесенчә Казан, Чаллы кешеләре ала. Берсендә Төмәнннән килүчеләр дә алып китте. Алар аны нишләтеп бетергәндер, туган якларына бер тәүлектән артык кайтасылары бар иде. Юлда ашыйбыз, кайткач карарбыз, диделәр.
Кайбер елларны җиләк күп була, әмма вак... Андыйны җыясы да килми. Ә быел эре дә, кызыл да – гел искитмәле инде. Үзеңне сихерләнгәндәй хис итәсең. Мондый җиләкне җыярга да, сатарга рәхәт. Сатып алучы кеше дә эрегә кызыга. Безнең исә үзебез генә белә торган җиләкле участоклар бар. Һәр җиләкченең шулай.
Кайчан җыярга чыгып китәсең дип сорыйсың? Ой, алай иртәнге 4тә торып чыккан юк! Йокы туйдырып кына. Аннары мин отпускта идем бит (көлә). Интегеп җыймыйбыз, бу эш әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек китерә. Саф һавада әниең, туганнарың белән җыясың, арысаң, ял итеп, чәй эчеп аласың, хәтта җиләкле аланда ятып та торып була. Аның хуш исләре әле һаман да борынны кытыклап тора, – ди Гөлинә.
Гусамовлар төшкә кадәр җиләк җыя, аннары өйгә кайтып ял итә, кичкәрәк сатарга чыга. «Шул ук көнне җиләкне сатып бетерсәк, кич белән икенче «заход»ка тагын җыярга барырга мөмкинбез. Өйдә утырып булмый! Ниндидер азарт ул! Тизрәк җыеп, акча эшлисе килә», – дип куя Гөлинә.
Әңгәмәдәшем шулай ук үзләре өчен дә күп итеп җиләк җыйганнарын сөйли.
– Безнең өйдә ике зур туңдыргыч бар. Берсендә аның – ит, икенчесендә гел җиләк кенә. Үзебез дә бик яратабыз, шуңа да кыш ашарга күп итеп туңдырып куябыз, – ди ул. – Быел, чыннан да, Аллаһка мең шөкер, күп җыйдык, күп саттык. Алдагы елларны 80-90, 100 меңлек саткан булсак, быел 200 мең сумга якын акча эшләгәнбез. Әти-әниемә шулай ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Кемдер, ооо, бигрәк күп дип әйтергә мөмкин, ә кем өчендер бу бер көнлек хезмәт хакы инде! Кешене нәрсә беләндер гаҗәпләндереп булмый, хәзер заманасы икенче. Бу безнең тырышлык, безнең хезмәт, – ди әңгәмәдәшем.
Гөлинәнең әнисе Рәзинә ханым җиләк сатар өчен чиләкләрне көздән үк әзерләп куя икән. Әйтик, былтыр аларны 25 мең сумнан артык бәягә сатып алган.
– Җиләкне һәр елны җыябыз, бер дә калдырган юк. Җир җиләгенең файдасы да күп бит. Җиләк җыймаган җәй бушка узган җәй кебек. Бу файдалы сыйны вакытында җыеп калырга кирәк, – ди Рәзинә ханым.
Мамадыш районы авылларында менә шундый тырыш, уңган кешеләр яши. Табигать биргән байлыктан файдалана беләләр. Дөрес әйтәләр, җәйнең тәме җиләктә шул.
/ Фотолар Гөлинә Гусамованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев