Илфас Гарифҗанов: “Татар җыры моң белән сугарылырга тиеш”
«Җырларым аша татар телен, мәдәниятен, милләтебезне үстерүгә аз гына булса да үземнең өлешемне кертә алсам, бик бәхетле булыр идем. Татар җыры Азия, Европа җырларына ошарга тиеш түгел, ул үзебезгә генә хас моңлы, мәгънәле, матур булырга тиеш”, - ди җыр дөньясына кайткан шәһәрдәшебез Илфас Гарифҗанов.
Милләтебезнең киләчәгенә өметсезлек уянганда татар теле, татар җыры дип җан атып йөрүче якты күңелле, тырыш яшьләребез очраса, дөньялар ямьләнеп, кәефләр күтәрелеп китә. Актаныш егете Илфас Гарифҗанов шундыйларның берсе.
Аның белән “Энергетик” мәдәният сараенда, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәребезнең тере легендасы Гөлзада Рзаеваның туган көнендә танышкан идем. “Илфас минем җырлыйсым килә” дип безгә килеп керде. Тыңлап карадым, матур гына җырлый. Баштарак микрофон белән җырларга кыенсына иде. Хәзер тырышып рептицияләргә, концертларга йөри. Хезмәт сөючән, , тәртипле егет. Алла боерса, уңышка ирешер. Аның теләге зур. Ә уңышның 90%ы теләк һәм тырышлыктан тора. Ул тәҗрибәле кешеләрдән киңәш сорый. Инде уңышлары күренә дә. Әлфия Авзалова исемендәге халыкара бәйгедә җиңеп, Казанга үтте. “Асылташ” социаль үзәгендә чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде. Аның чыгышын тамашачылар ярата. Газетага язарга лаелы егет ул”, - ди “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева. Чыннан да, Илфас бик матур, моңлы җырлар башкара. Ул тыйнак һәм зыялы булуы белән дә үзенә җәлеп итә. “Илфас – нурлы, бик тырыш, тәрбияле, ярдәмчел егет. Ул Галиәхмәт Шаһи, Флера Хөрмәтова кебек шәхесләргә ярдәм итә. Ләкин бу хакта сөйләргә яратмый. Хәзер андый тырыш, мәрхәмәтле балалар бик аз. Берүк күз тимәсен, Аллаһы Тәгалә аны үзе саклап йөртсен”, - ди “Электротранспорт” предприятиесенең сәнгать җитәкчесе Фирдания Гыйсмәтуллина.
Мин җыр белән моннан ярты ел элек кенә җитди итеп шөгыльләнә башладым. Хәзер “Электротранспорт” предприятиесендә эшләүче, педагог Фирдания Гыйсмәтуллинадан вокал буенча дәресләр алам. Укытучым бик таләпчән, барлык укытучылар да аның кебек булса, укучылар белемле дә, тәртипле булыр иде, – дип үзе турында оялып кына сөйләде ул. – Тумышым белән Актаныш районы Олы Имән авылыннан мин. Кечкендән җырлап үстем. Аннары Алабуга педагогия институтында укыдым. Мәскәү өлкәсендә хәрби бурычымны үтәдем. Ул вакытларда җырдан аерылып тордым. Аллаһы Тәгалә бу юнәлештә юлын ачкач, җырларга ярату, милләтебезнең телен, мәдәниятен хөрмәт итү мине кабат сәхнәгә кайтарды. Фирдания апаның вокал дәресләренә йөри башлагач, Аллаһка шөкер, тавышым да ачылып китте. Хәзерге заманда, җырлыйсым килә дип кенә сәхнәгә чыгып булмый. Эчке дөньяңа, рухыңа туры килә торган җырлар да кирәк бит әле. “Аллаһка шөкер, юлларымда яхшы кешеләр очрап торды. Курайчы, музыкант, дустым Рөстәм Фәттахов мине “Энергетик” мәдәният сараена алып килде дисәм дә ялгыш булмас. Минем өчен дөньяда ике изге җир бар. Берсе – туган авылым, әти-әни йорты, икенчесе “Энергетик” мәдәният сарае. Гөлзада апа Рзаеавны яратам һәм хөрмәт итәм. Миңа Илдус Низамов та үзенең җырларын бирә. Галиәхмәт Шаһи, Альберт Нуриәхмәтов шигырьләренә язылган җырларны башкарырга яратам. Якташым, шагыйрь Мирһади Разов шигырьләре бик матур. Киләчәктә аның белән дә танышып, иҗади элемтәләр урнаштырырга телим. Җырларыма минем яраткан җырчым Дәниф Шәрәфетдинов оранжировка ясый. Мин сәхнәдә аңардан үрнәк алырга тырышам. Бүгенге көннең легендар музыканты, композитор Илгиз Закировка кушылып җырлау да минем өчен зур бәхет. Автор-башкаручы Илсур Шиһапов та бер җырын бирәм, диде.
- Илфас - син яшь буын вәкиле. Кемнәрнең җырлавын тыңларга яратасың? Кемнәр синдә җырга мәхәббәт уятты?
- Мин лирик җырлар яратам, такмакларны тыңларга да, башкарырга да яратмыйм. Халкыбызның мәшһүр җырчылары: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевларның, бүгенге көндә Дәниф Шәрәфетдиновның җырлавын, сәхнәдә үзен тотышларын яратам. Алардан үрнәк алып, моңлы, мәгънәле җырлар башкарып, татар телен, мәдәниятен үстерүгә бераз гына булса да, үземнең өлешемне кертсәм, бик бәхетле булыр идем.
- Синеңчә, татар җыры нинди булырга тиеш?- Татар җыры милли традицияләрне, йолаларыбызны үз эченә алган, моң белән сугарылган булырга тиеш. Заманча итәбез дип аны Европа, Азия җырларына ошатырга кирәкми. Җырны циркка, театрга әйләндермәскә кирәк. Сәхнә – чиста, биек һәм изге урын. Анда менгәнсең икән, син җырың белән халыкны тәрбияләргә тиешсең. Сәхнәгә менеп, җырлап, биеп-сикереп, акырып йөрү – татар җырчыларына хас сыйфат түгел. Мин җырчы- җырларга, биюче - биергә, нәфис сүз остасы сөйләргә тиеш дип саныйм. Аллаһка шөкер, янымда мине аңлаган музыкантлар бар. Илдус Низамоов, Илгиз Закиров, Рөстәм Фәттахов, Илмир Махиянов җиренә җиткереп уйныйлар. Аларга кушылып җырлау бәхет тә, рәхәт тә.
- Илфас соңгы елларда “җыр кадере” дигән төшенчәнең әһәмияте кимеде кебек... Синең бу хакта уйланганың бармы? Җырларны ничек сайлыйсың?
- Җыр – эчтәлекле, тәрбияви әһәмияткә ия булган сәнгать төре. Кызганыч, соңгы елларда аның бәясе төшә башлады. Җырчылар теләсә нинди шигырьгә көй язып, сикереп йөриләр. Бу мине бик борчый. Мин җыр сайлаганда шигырьнең эчтәлеген карыйм, рифмага туры килү килмәвен тикшерәм. Сүзләре, көе мәгънәле, уйландырырлык булсын. Күңелемә лирик җырлар аеруча хуш килә.
- Син бик матур итеп баянда да уйныйсың. Бу һөнәргә кем өйрәтте?
- Хәзер баянчылар юк дәрәҗәсендә. Булганнары да “йолдыз” чире белән авырый, яннарына якын барырлык түгел. Мине педагогия көллияте укытучысы Рәис Миңнегулов баянда уйнарга өйрәтте. Ул яшь буынны баянда уйнарга өйрәтүче республикада бердәнбер күпкырлы таланттыр, мөгаен. Мин Рәис абыйга бик рәхмәтлемен. Форсаттан файдаланып, безнең кебек яшьләрне халыкка танытканы өчен “Шәһри Чаллы” газетасына да рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез.
- “Алма агачыннан ерак тәгәрәми” диләр. Сиңа карыйм да, бу балага әти-әнисе дөрес тәрбия биргән дип уйлыйм.
- Әнием Азалия – балалар бакчасы мөдире, әтием Шамил аграном. Әтием гармунда уйный. Әти-әниебез безгә үрнәк булып, төпле белем һәм тәрбия бирделәр. Хезмәтне яратырга, туган телне, мәдәниятне, туганлыкны хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Без гаиләдә ике малай үстек. Энем Илфруз: “абый” дип өзелеп тора. Аллаһка шөкер, без дус, тату яшибез. Бергә эшлибез. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, үз балаларымны да шулай дус тату, туганлыкның кадерен белергә өйрәтеп үстерергә хыялланам. Безгә дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Хатыным Милена да бик тырыш. Эшли дә, укый да.
- “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль синең кебек егетләргә карата әйтеләдер...
- Тормышымны матур итеп алып барырга тырышам. Энем белән йорт җиһазлары ясыйбыз. Бу базарда 10 еллап эшлибез. Төрле әйберләр саткалыйм. Матур итеп, чын татарча җырларга өйрәнәм. Баянда уйныйм. Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам. Спорт белән дә дус: йөзәргә йөрим, кыш көне чаңгыда шуарга яратам.
- Милләттәшләребезгә нинди теләкләрегез бар?
- Без татарлар – бөек, тырыш милләт. Татар телендә без үзебез сөйләшмәсәк, кем сөйләшер? Шуны аңлап, без туган телебездә сөйләшергә, аралашырга, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез. “Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре ашар” дигән татар халык мәкаленә тугры калып, милләтебезне, җырыбызны, мәдәниятебезне яратып, дус-тату яшик.
Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев