Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илгиз Закиров: «Җырларымны беренче булып Саниям тыңлый»

7 июльдә Чаллыда яшәп иҗат итүче легендар композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировка 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аның җырлары күренекле җырчылар Салават Фәтхетдинов, Газинур Фарукшин репертуарында, мәрхүмә җырчылар Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи яратып башкарды. Бүгенге заман җырчылары Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Руслан Кираметдинов, Илсөяр Зарипова, Чулпан Йосыпова һәм башкалар репертуарларына ала. 

«Саубуллашу», «Соңдыр шул, соңдыр», «Әнкәмнең догалары» һәм башка җырлары белән халык күңелен яулаган хитлар авторының юбилее уңаеннан тормыш йомгагын бераз сүттек. Аның бүгенге җыр сәнгатенә карата фикерләре белән кызыксындык, гаиләсе турында сөйләштек. 

Нәтиҗәле иҗатның чишмә башы кайда? 
Илгиз Закиров Актаныш районының Аеш авылында, Сөн елгасы буенда туып-үскән. «Безнең колхоз радиосында башта иртәнге сәгать биштә Башкортостан, аннары ике сәгатьтән соң Татарстан сөйли иде. Гел баян белән концерт бирәләр иде. Рим Хәсәновның җырларын тыңлап үстем. Җыр язарга илһам шуннан килгәндер», – ди ул балачагын искә алып.

Аннары ул Әлмәттә укый. Шәһәр, КАМАЗ төзелеше гөрләгән вакытта Чаллыга килеп урнаша. Җырга, музыкага һәвәс кешеләрне җыеп, вокаль-инструменталь ансамбль оештыра. Шул вакытта ансамбльгә җырлар кирәк була башлый. Һәм Илгиз Закиров үзе җыр язуга алына. «Әйбәт кенә җырлар чыга башлады. Бу якташым Газинур Фарукшинның сәхнәгә тәүге тапкыр чыккан вакытларына туры килде. Аның белән «Керкәле таулары», «Актанышым», «Сиңа кайттым, газиз туган җирем» һәм тагын күп җырлар иҗат иттек. Аларны Газинур тамашачы күңелендә калырлык итеп башкарды. Бу җырларымны бүген дә яратып тыңлыйлар. Яшь җырчылар да репертуарларына алалар», – ди ул. 

1991 елда татар җыр сәнгатенә давыл булып Салават Фәтхетдинов килеп керә. Шул вакытта шагыйрь Роберт Миңнуллин Илгиз Закировка «Әнкәйнең догалары» шигырен җибәрә. Композитор көй яза да Салаватка бирә. 
Җиңел кулдан аның бу җыры «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» дигән телевизион конкурста беренче урынны яулый һәм тиз арада популяр булып китә. Ул җырны күз яшьләрсез тыңлап булмый.
Илгиз Закировның лирик җырларын яшьләр дә яратып башкара. Руслан Кираметдинов «Читләргә китәсез, ник алай итәсез» дигән җырына яңача аранжировка ясап тамашачыларга тәкьдим итте. 
Илгиз абый Хәния Фәрхи популяр иткән «Кышкы чия» җырының тарихына да тукталды.
– Чаллының «Бәйрәм» ансамблендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә Уфага гастрольгә барган идек. Виннисә Фәттахова «Кышкы чия» дигән шигырь бирде. Мин аны кайткач укыдым да, кышкы чия буламыни дип, башта көлдем. Ә иртән торуга көй яздым. Аны башта Гүзәл Әхмәтовага бирдем. Аннан, яшьрәк әле бу, берәр олырак җырчы җырлар дип, ике сәгатьтән ноталарны китерттем. Һәм Зәйнәб Фәрхетдиновага бирдем. Зәйнәбнең тавышында мелизмнар күп, матур итеп җырлар дип уйладым. Ә ул җырларга алынмады. Ноталарын алдым да Хәниягә бирдем. Хәния икенче көнне үк фонограмма ясатып чыгарды һәм хитка әйләндерде. Бу җырымны бөтен мәҗлесләрдә яратып җырлыйлар», – ди ул. 
Илгиз Закиров җырларның авторларын әйтмичә башкаручыларга, җырларын урлаучыларга борчыла. Шулай да ачуланышып, судлашып йөрми. Булганына канәгать булып иҗат итә ул. 


«Җырны тудыручы – автор һәм җырчы дип әйтәләр бит. Ә хәзер шундый мода китте: сәхнәгә чыккач кем җыры икәнен дә әйтмиләр. Мин моны авторлык хокуклары белән бәйледер дип уйлыйм. Җырчы бәлки авторларның исемнәрен оныта торгандыр. Бөтен әйбер гонорар түләмәүгә бәйле бугай», – ди ул. – Мәрхүмә Хәния Фәрхи күпләргә үрнәк булды. Ул авторларны тамашачыларга матур итеп тәкъдим итә иде. Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин авторларны әйтә». 
Легендар композитор бүгенге җыр сәнгатенә лирик җырлар да, дәртле җырлар да кирәк дип саный. «Ләкин татар моңы югалмасын иде», – ди ул. 

«Мин кызымны күбрәк тыңлыйм»
Илгиз Закиров хатыны Сания ханым белән ике бала тәрбияләп үстерде. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Кечкенәдән әтисенең җырларын тыңлап үскән Гөлназ сәнгать юлыннан китте. Башта Чаллының сәнгать көллиятен, аннары Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлады. Ул профессиональ җырчы һәм композитор. Бүгенге көндә «Болгар» бию театрында эшли, җырлар, театрларга музыка яза. Берничә тапкыр «Яңа татар җыры» бәйгесендә җиңде. Әти-әнисе аның белән горурлана. «Гөлназ консерваториядә композиция теориясе факультетын тәмамлады. Кызымның җырларында татар моңы булуына сөенәм. Ул җырга кирәк урында заманча элементлар кертә, моңны да бетерми. Мин аңа үзем язган җырларны тыңлатам. Бер-берсенә охшатма дип әйтә, аны тыңлыйм, ул профессиональ композитор бит», – ди Илгиз Закиров. 

Нечкә күңелле ир, әйбәт әти, яраткан бабай
Шәһәребезнең иң таланты композиторы Гөлназ Закирова Илгиз абыйның яхшы әти һәм яраткан бабай булуы турында горурланып сөйләде. 
– Әтием белән әнием белән безне яратып, җәмгыятьтә үз урыныбызны табарлык шәхесләр итеп тәрбияләп үстерделәр. Безнең калебебездә татар рухы. Илгиз Закиров – минем өчен көйнең бар нечкәлекләрен ишетә белә торган профессиональ музыкант. Яшьләр арасындагы югары дәрәҗәле, белемле һәм талантлы коллегаларымның да шул ук фикердә булуы мине бик нык сөендерә. Өйдә әти бик кайгыртучан һәм игътибарлы бабай, без аны бик яратабыз!» – ди Гөлназ. Аның әтисен ихлас яратуы бар гамәлендә чагыла. Моннан өч ел элек, әтисенең туган көнендә, ул иң кадерле кешеләренә тагын бер онык бүләк итте. Хәзер Илгиз абый оныгы Ләйлә белән бергә туган көннәрен билгеләп үтә. 
Сания һәм Илгиз Закировларның биш оныклары бар. Уллары Илнар һәм киленнәре Алинә икесе дә икътисадчылар. Аларның гаиләсендә Айдар, Зәринә, Мәрьям исемле балалар үсә. Закировлар Казанда яшәсәләр дә, әти-әниләре янына еш кайталар, гел ярдәм итеп торалар. Гөлназ ире Ленар (юрист) белән Илдар һәм Ләйләне үстерә.
Сүз уңаеннан, Илгиз Закировның оныклары татарча сөйләшә, иҗатка гашыйклар. Төрле бәйгеләрдә җиңеп әби-бабайларын сөендерәләр. Монда инде гаилә җылысын саклаучы, композиторга илһам бирүче һәм аны фәрештә кебек саклаучы Сания апаның роле зур. Ул – аның җырларын беренче булып тыңлаучы һәм бәя бирүче. 


– Гаиләдә ике иҗат әһеле булу җиңел түгел. Әмма әни беркайчан да зарланмады. Барыбызның да терәге булды. Оныкларында татар теленә мәхәббәт тәрбияләде. Әтием йөрәгенә ике тапкыр катлаулы операция кичерде. Табиблар ярдәме, әнием һәм безнең мәхәббәтебез аркасында аягына басты. Аллаһка шөкер, хәзер сөенеп милләтебезгә хезмәт итә, – ди Гөлназ Закирова. 
Сания ханым да ире турында әйтми кала алмады: «Иҗат кешесе белән яшәүнең төрле чаклары бар. Аның белән бергә иҗат уңышларына сөенгән көннәр белән беррәттән көнкүрештә кызык мизгелләр дә булгалый. Илгиз нечкә күңелле кеше, шуңа күрә тере җан иясен рәнҗетү, хәтта чебен үтерү кебек күренешләр аңа бик авыр. Аның бер тапкыр да тавык суйганы юк. Аның белән яшәү кызык, берүк сәламәт булсын», – диде ул. Амин, шулай булсын. Илгиз Закиров озак еллар безне матур, мәгънәле җырлары белән сөендереп яшәсен.

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Закирова Илгиз Закиров