ИлГәрәй өченче тапкыр әти булырга җыена?
Җырчы Илгәрәйнең хатыны Айгөл үзенең фигурасы белән кәнагать түгел икән, бу күп төрле имеш-мимешләргә китергән.
Алардан: «Сез тагы бәби көтәсез ахры?», ‒ дип сораучылар да булган. Шушы хәлләр Айгөлне дөрес туклана башлауга һәм спорт белән шөгыльләнергә этәргән дә.
Илгәрәй дә хатыныннан калышмый, спорт залга йөри башлаган, тик менә дөрес туклану белән генә авыррак икән, чөнки җырчы күп вакытын гастрольләрдә уздыра, анда нәрсә эләгә шуны ашарга туры килә инде. Ләкин Илгәрәй алга таба да бу омтылышын ташларга ашыкмый, чөнки балалар да безнең тормыш рәвешен күреп үсәләр бит, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк, дип саный. «Тормыш дулкыныма рәхмәт, аннан калышмаска тырышам, аның матур фигурасы янында таза кеше булып күренеп торасы килми! Ашауны тагын көйләп бетерсәк шәп булачак, чөнки гастрольләр вакытында ашау бик булып чыкмый шул!», ‒ дип яза ул инстаграм аккаунтында. Илгәрәй әле моның белән генә чикләнеп калмыйча, язылучыларын, җанатарларын да үзенә ияртмәкче була, үзенең уңышлары белән инстаграмында бүлешеп, башкаларны да дөрес яшәү рәвешенә тартмакчы: «Тырыша алганча барысында инстаграм битенә куерга тырышырмын, сезгә дә файдалы булыр дип уйлыйм һәм миңа да мотивация!»
Илгәрәй бу хакта рус телендә язачак икән, чөнки бар кеше дә татар телен камил белми бит. Илгәрәйгә һәм аның хатынына бары уңышлар гына телисе кала!
http://tuylar.ru/ilgerey-ochenche-tapkyr-eti-bulyrga-jyena-3502
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев