Илгәрәй: “Тамашачыга якын булам дисәң, башыңны югары күтәреп йөрергә ярамый”
Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Гәрәевны бүген күпләр Илгәрәй исеме астында белә. Хәер, күпләр күңеленә ул нәкъ Илгәрәй булып килеп керде дә инде. Җырчы бүгенге көндә дә иҗат дөньясына чумып, тамашачыларын яңа җырлары белән сөендереп яши. - Ильназ, кем ул Илгәрәй? - Илгәрәй ул гади, беренче урынга гаиләсен куя торган...
Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Гәрәевны бүген күпләр Илгәрәй исеме астында белә. Хәер, күпләр күңеленә ул нәкъ Илгәрәй булып килеп керде дә инде. Җырчы бүгенге көндә дә иҗат дөньясына чумып, тамашачыларын яңа җырлары белән сөендереп яши.
- Ильназ, кем ул Илгәрәй?
- Илгәрәй ул гади, беренче урынга гаиләсен куя торган кеше. Мин һәрнәрсәдә матурлык күрергә омтылам, үземне бик позитив кеше дип саныйм, нинди генә авыр вакыйгалар килеп чыкмасын, аның яхшы ягын табарга тырышам. Иң беренче чиратта, Илгәрәй ул бик бәхетле кеше дип әйтер идем мин.
- Җыр сәнгатенә ничек кереп киттегез? Музыкаль белемегез бармы?
- Җыр сәнгатенә мин 6 нчы сыйныфта укыганда килеп кердем. Мин үзем Казанның 149 татар-төрек лицеен тәмамладым. Шушы вакытта мине вокал бүлегенә укырга чакырдылар һәм мин 6 нчы сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр вокал белән шөгыльләндем. Нәкъ монда мин үземнең чын-чынлап җырга-моңга гашыйк кеше икәнемне аңладым, әлеге сәнгать төренең күп кенә нечкәлекләренә төшендем дияргә була. Монда укыган вакытта төрле бәйгеләрдә чыгыш ясарга туры килде, шунда булса кирәк, мине күреп алып "Сәлам юллыйм" дип аталган тапшыруга чакырдылар. 9 нчы сыйныфта укыган вакытта Габделфәт абый Сафин үзенең концертларын дәшә башлады, "Соңгы кыңгырау" дип аталган программа иде ул. Әле дә ачык хәтерлим, 2011 елда мин Гәбделфәт абый белән Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында чыгыш ясаган идем. Аның белән 5-6 ай дәверендә эшләргә туры килде.
Мәктәпне тәмамлагач инде, мин Казанның татар дәүләт гуманитария институтына укырга кердем. Ләкин 3 курста булганда безне педагогия университеты белән куштылар. Камал янында төзелгән зур бинада укырга да насыйп булды. Ә инде музыкаль белемгә килгәндә, югары уку йортында 5 ел буена хор дәресләре алдым һәм параллель рәвештә 2 ел Мәсхүд Имашевның хор курсларына йөрдем.
- Яңа концерт программагыз турында тулырак сөйләп китегез әле? Ул ничегрәк туа, идеяләр ничек барлыкка килә?
- Концерт программасы белән танышасы килгән кеше тамашаларыма рәхим итсен. Бер сөйли башласаң, бар серләр дә ачыла, ә бар әйберне дә сөйләп бетерсәң, аның бер кызыгы да калмый.
Концерт программасына идеяләр әллә каян килми, алар барысы да тормыш, күңел халәте. Әлеге программада да минем кичергән шатлык-кайгыларым, борчуларым барысы да чагыла.
- Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез? Җырларны ничек сайлыйсыз, сүзенә карапмы яисә мәгънәсенәме?
- Җырларга килгәндә мин күп кенә авторлар белән хезмәттәшлек итәм. Бер генә автор, көй язучы белән эшләмим, чөнки алай эшләгән очракта синең җырларың да, ул җырларның көйләре дә бер юнәлештә генә килеп чыга. Мин күбрәк Хәйдәр Әхмәтшин, Илфат Мусин, Оскар Усманов, Мурат Гайсин, Илназар белән эшләргә яратам. Әле менә күптән түгел генә Гүзәлиядән җыр алдык. Миңа, дөресен генә әйткәндә, күп җырлар, күп көйләр килә, ләкин мин аларның бөтенесен дә алып бетермим. Мин башта яхшылап тыңлап карыйм, әгәр дә ул күңелемә ята һәм аны үземнеке итеп тоям икән алам, әгәр дә ошап бетми икән: "Гафу итегез, бу җыр миңа туры килеп бетми", - дип җавап язам. Аллаһка шөкер, азапланып җырлар эзләп йөргәнем юк.
Җырларның көенә дә, сүзенә игътибар итәм. Аның сүзләре искиткеч матур булып та, көе ятып бетмәсә, җыр уңышсыз була дигән сүз. Кыскасы, көе сүзенә, сүзе көенә туры килергә тиеш.
- Коллективыгыз белән дә таныштырыгыз әле?
- Минем составта барысы 12-13 кеше эшли. Алар һәрберсе үзенчәлекле кеше, барысы турында да сөйли башласаң, сәгатьләр генә түгел, көннәр кирәк булыр иде, минемчә. Шунысын гына әйтер идем, мин үзем күбрәк яшьләр белән иҗат итәм. Алар креатив, өметле, һәрвакыт алга әйдиләр.
- Клип төшерү процесслары ничегрәк була? Идеяләрне кайдан аласыз һәм кемнәр белән эшлисез?
- Клипларга килгәндә, сценарийларын үзем яисә минем тормыш иптәшем Айгөл уйлап чыгара. Әлбәттә инде башта җырны тыңлыйбыз. Аны тыңлаган вакытта ук, күз алдына ниндидер образлар, идеяләр килеп баса башлый. Аларны берләштереп, ниндидер бер образ тудырып, шушы идеяне клипмейкерга җиткерәбез, аның белән киңәшләшәбез. Клипны төшергән вакытта яшьләр белән дә үз эшләренең осталары булган өлкән кешеләр белән эшлим. Клип төшерү үзе бик авыр процесс, чөнки шул 3 минут эчендә мәгълүматне аңлаешлы рәвештә җиткереп бетерергә кирәк. 2013 елда бик популяр булган "Үзем тапкан бәхет" дип исемләнгән" җырга беренче тапкыр серияле клип төшергән идек. Бераз соңрак, шушы клипка дәвам иттереп, "Пар булсын дөньялар" җырына төшердек. Бу идеяне күп җырчылар эләктереп алды һәм күбесе серияле клиплар төшерә башлады.
- Кемнәрнең җырларын яратып тыңлыйсыз?
- Мин, дөресен генә әйткәндә, күңелемә хуш килә торган, матур җырларны тыңларга яратам. Ләкин, без бала-чакта тыңлап үскән, Илһам абый Шакиров, Хәйдәр абый Бигичевлар алар инде бөек шәхесләребез, аларны тыңлап моңланмый мөмкин түгел. Шулай ук, бүгенге татар эстрадасында үз урынын югалтмый, популяр булып кала биргән җырчыларыбыз бар, алар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхия, Әлфия Авзалова, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина. Нәкъ менә аларның җырлары үлемсез. Шулай ук, мин балачактан Виталий Агапов репертуарындагы Мирһади Разов сүзләренә язылган "Әнкәм гөле" дип аталган җырны бик яраттым, тыңлап үстем.
- Халык хәзер концертларга йөрми, сәнгатьне аңламый дигән сүзләр белән килешәсезме?
- Йөрми дип әйтеп булмый, халык йөри ул, ләкин мәгънәле концертларга гына йөри. Шулай ук, сәхнәгә тәүге адымнарын ясап килүче җырчыларга йөрергә ярата безнең халык. Алар: "Бу нинди кеше икән, программасы ниндиерәк икән?", - дип кызыксынып барып карый. Безнең халык сәнгатьне аңламый дип тә әйтеп булмый, аңлый ул, ләкин, кызганычка каршы, бер-ике нотадан гына торган җырларга өстенлек бирәләр. Бәлки аның заманасы шундыйдыр инде, элек бит, мәсәлән, кешеләр салмак, сузып җырлый торган җырларны тыңлаганнар. Җыр да бит мода шикелле әйләнеп йөри, кайчандыр элек популяр булган җырлар, берничә елдан соң кире әйләнеп кайтырлар.
Дөрестән дә, халыкны концертка җыю бик авыр. Тулы заллар җыясың килә икән, син тамашачыга кызыклы шәхес булырга тиеш. Синең белән кызыксына башлыйлар икән, димәк, алар синең концертларына да йөри башлаячак. Тамашачыны җәлеп итәр өчен, үз өстеңдә, җырың өстендә, хәттә киемең өстендә дә тырышып эшләргә кирәк.
- Көндә яңадан-яңа җырчы сәхнәгә менгән вакытта үз тамашачыңны ничек саклап калырга?
- Шул ук фикерне дәвам итеп әйтәм, тамашачыңны, үз өстеңдә һәрдаим эшләгән очракта саклап кала аласың. Ел саен концерт программаңа халык күңеленә хуш килердәй яңалык кертеп торырга кирәк. Яңалык ул җырда, образ да, шул ук, сәхнә бизәлешендә дә булырга тиеш. Иң мөһиме, халык белән бер рәттә булып, алар белән аралашып, сөйләшеп тору мөһим. Шулай ук, безнең татар халкы гадилекне ярата, тамашачыга якын булам дисәң, башыңны югары күтәреп йөрергә ярамый.
- Иҗади планнарыгыз нинди?
- Беренче чиратта, әлбәттә, яңа җырлар, яңа программалар. Газета укучыларга шуны әйтәсем килә, әгәр дә сез, үзегезгә бердә таныш булмаган берәр җырчының афишасын күрәсез икән, курыкмагыз, килегез концертка. Бәлки, нәкъ менә әлеге җырчы сезнең кумирыгызга әйләнер. Минем концертларымда да еш әйтә торган сүзем бар: "Хөрмәтле дуслар, концертка килеп безне сөендергән өчен, Ходай сезне икеләтә зурласын".
- Җылы әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Илгәрәй.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев