Илһам Шакировның туган төбәгенә моңсу сәяхәт: исемсез клуб, чишмә һәм эшләмәгән музей
2 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында концерт куйды. Концертта быел җырчының 90 еллыгы уңаеннан узачак чараларга старт бирелде.
Көне белән генә бик уңмадык, урамда бертуктамый яңгыр коеп торды. Яңа Бүләк авылына шундый көнне чыгуыбызның сәбәбе: безгә «авыл клубына Илһам Шакиров исеме биреләчәк, яңа ремонттан соң яңа исем белән мәдәният йорты эшли башлаячак, җырчының 90 еллыгына старт биреләчәк», диделәр. Ә соңыннан инде – концерт.
Казаннан 4 сәгатькә якын автобуста кайтканнан соң, ниһаять, юл читендә «Яңа-Бүләк» дигән элмә такта күренде. Татар халкы кунакны капка төбенә үк чыгып, милли ризыгыбыз чәкчәк белән каршыларга гадәтләнгән. Яңа Бүләклеләр дә башкала кунакларын авылга керә торган чатка куелган стела янында чәкчәк белән каршы алдылар.
Алга – авыл мәдәният йортына таба юл алдык. Монда инде Яңа Бүләк авылының «Илһам» вокаль-инструменталь ансамбле җыр-биюләр белән каршы алдылар.
Яңа Бүләк, көне буе яңгыр коюга карамастан, гаҗәеп матур табигате, моңлы, гади кешеләре белән күңелгә кереп калды. Монда кем белән генә танышып сөйләшә башласаң да, бераздан ул кешенең йә җырлаганы, йә музыка коралларында уйнавы, йә шигырь язганы ачыклана. Менә шундый иҗади, моңлы кешеләр яши Илһам Шакировның туган төбәгендә.
«Алдан кычкырган күкенең башы авырта, яки...»
Алдан хәбәр ителү буенча, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортына Илһам Шакиров исеме бирелергә тиеш иде. Ләкин автобустан төшкәч үк, клубта андый исемдәге элмә такта юклыгына игътибар иттем.
Бу мәсьәлә буенча соравыма Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев җавап кайтарды: «Без уйлаганча, бик тиз генә эшләнә торган эш түгел икән. Эшне документлаштырырга кирәк. Хәзер без аны сүз белән әйтәбез, әйтү проблема түгел. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр бит, баштан киңәштек тә, барысын да документлаштырырга уйладык, аннары кунакларны яңадан чакырып, шунда яңадан зуррак чара үткәрәчәкбез. Февраль аенда Илһам абыйның юбилее, февраль аена таба бөтен әйберне әзерләп бетергәч, элмә такталарны элеп, мәдәният йортын яңадан ачабыз», – дип сөйләде ул.
«Илһам Шакиров музее кайчан яңадан эшен башлар?»
Әлеге сәяхәттә күңелне борчыган тагын бер мәсәлә – капиталь ремонттан соң, Илһам Шакиров исемендәге иҗат йорты – музейның эшләп китә алмавы. Әлеге 2 катлы йорт 2001 елда ачылган. 2019 елда аңа капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителә. Бүгенге көндә музейга капиталь ремонт ясалган, ул бик матур 2 катлы мәһабәт бинадан гыйбарәт. Эчке бүлмәләре дә тулысынча төзекләндерелгән. Музейны бары тик экспонатлар белән тутырасы гына калган. Ләкин, ни кызганыч, әлегә эш туктатылган, һәм җырчының 90 еллыгы уңаеннан бина ачылырга әзер булуы- булмавы да билгеле түгел. Бүгенге көндә музейның беренче катының берничә бүлмәсендә анда-монда экспонатлар күренә – Илһам Шакировның костюмнары куелган, буш стеналарда картиналар эленгән, ләкин музей тулаем эшләп китсен өчен башкарырга кирәкле эшләр дә бик күп.
2021 елда «Челнинские известия» газетасы музейны, ремонттан соң, Татарстан Республикасының туристик программасына кертергә җыенулары турында яза. Әлеге программа музейга килүче туристлар санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип өметләнгәннәр. Ләкин бу эшнең әлегә хәтле (ремонт инде 3 ел бара булып чыга!) сузылуы зур сораулар тудыра.
«Яңа Бүләк авылы буйлап...»
Яңа Бүләк – зур булмаган бик матур авыл. Бүген анда 300дән артык кеше яши. Авылда 9 еллык мәктәп эшли. Анда күрше – Иске Дөреш, Бай Бүләк, Күктәк Мирсәет авылларыннан да балалар йөреп укый. 27 бала арасыннан 17се – килеп укучылар, дип билгеләп үтте Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Мәктәп белән балалар бакчасы бергә кушылган, анда 5 бала йөри.
Авылны чагыштырмача яшь дисәк тә буладыр, аңа 1927 елда (кайбер чыганакларда 1931) нигез салына. Хәзерге авыл җирлегенә беренче килеп урнашучылар арасында Илһам абыйның әтисе Гыйльметдин Шакиров та була. Кызганыч, аның язмышы бик аянычлы тәмамлана. 1937 елда аны кулга алалар һәм 8 елга төрмәгә хөкем итәләр («Халык дошманы» маддәсе буенча – «Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, дәүләткә каршы пропаганда алып бару»). Документлар буенча, Гыйльметдин Шакиров 1940 елда тоткынлыкта үлә, аның күмелгән урыны төгәл билгеле түгел.
Илһам Шакировның туган нигезе торган урын, хәзер әлеге өйдә аның туганнары яши.
Илһам Шакировның әнисе Нуриәсма апа исә берүзе 6 бала белән өйдә кала. Вафатыннан соң ул Яңа Бүләк авылы зиратына җирләнгән, аның каберен безгә Илһам Шакировның туганы Флүр абый Шакиров күрсәтте:
Гыйльметдин бабайның кабере кайда булганлыгы төгәл билгеле булмаганга күрә, әбинең ташына аның исемен дә яздырдык. Ниндидер истәлек булсын өчен. Аны, Зөя утрау-шәһәрчегендә җирләнгән, дип әйтәләр, ләкин кабере кайда икәне төгәл билгеле түгел, без шунда барып дога кылабыз... Мин аны төрмәләрдән дә эзләтеп карадым, ләкин каберен төгәл әйтә таба алмадылар, – дип сөйләде ул.
Илһам Шакировның әнисенең кабере
«Мин Илһаметдин абыйның уртанчы абыйсы Кыяметдиннең олы улы булам. Минем әнием Рәзинә Илһам абый белән сыйныфташлар булганнар. Әни белән әтинең гаилә корып җибәрүләрендә Илһам аьыйның да өлеше зур. Ул минем әтигә әнине димләп: «Менә Рәзинәне ал, гаиләдә бер генә бала ул», – дия-дия өйләндергән, – дип сөйләде Флүр абый.
«Илһам чишмәсе»ннән илһамланып»
Яңа Бүләк авылы сулыклар, чишмәләргә бик бай. Аларның берсе бөек җырчының исемен йөртә. Илһам ага үзе дә әлеге «Илһам чишмәсе» суын эчеп үскән. Яңартылган рәвештә чишмә 2013 елда ачылган, ачылу тантанасында җырчы үзе дә катнаша. Бүген исә чишмәне карап торулары сизелә. Бар җире дә төзек, тирә-юнь чабылган, таш сукмаклар каралган, керергә асфальт юл җәелмәсә да, каралган юл бар, телүчеләр, кереп, суын авыз итә ала.
«Кизләү 2013 елда ачылды. Дөресрәге, төзекләндерелеп, матурлап эшләнде. Мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировка хөрмәт йөзеннән бу чишмәгә «Илһам» дип исем бирелде. Чишмәгә тирә-як авыллардан да, үзебезнең авыл халкы да бик яратып йөри. Суы чыннан да тәмле бит һәм бик файдалы да», – дип сөйләде безне яңгырлы көнне үз машинасында чишмәгә хәтле алып килгән Нәзим абый Гыймазетдинов.
«Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелде»
Кич Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакировның авылдашлары өчен Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында «Гасырларны кичкән татар моңы» дип исемләнгән зур концерт тәкъдим итте. Чарада Татар дәүләт филармониясе артистлары – Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале һәм Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясады.
Әлеге матур концерт белән Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп итүгә старт бирелде, бөек җырчының юбилее уңаеннан 2025 елда бихисап искә алу чараларын уздыру каралган.
Концерт көнне Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты шыплап тулган иде, сыймаган тамашачыларга утырырга өстәмә эскәмияләр дә алып керделәр.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин тамашачыларны сәламләп рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Гәрәй Рәхимнең Илһам Шакировка багышлап язган шигырен тәкъдим итте.
Менә без сезнең каршыгызда басып торабыз. Әлбәттә, дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, без сезне сагындык, көттек, ничек кабул итәчәгегез турында уйландык. Яңа Бүләк халыкка Илһам абыйны бүләк иткән. Аның авыр тормыш юлын барыбыз дә беләбез, ул – халык дошманы баласы дәрәҗәсеннән халык каһарманына әйләнгән кеше. Төрле елларда тууларына карамастан, күпме шагыйрь һәм язучылар, Илһам абыйны зурлап, әсәрләр иҗат иткәннәр. Әдәби әсәрләрдә Илһам абыйны Тукай һәм Сәйдәш белән тиңләп язучылар бихисап. Берсе аның Гәрәй Рәхим:
«Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры:
Шигърияттә – Тукай,
Музыкада – Сәйдәш,
Сәхнәләрдә – Илһам Шакиров.
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып, –
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы – Илһам Шакиров».
Монардан да катырак әйтеп булмыйдыр. Илһам абый, дөрестән дә, татар халкын, мәдәниятен күтәрергә һәм тагын да зуррак үрләргә ирештерер өчен туган шәхес.
«Бүгенге чаралар үзебез өчен, милләт булып яшәр өчен кирәк»
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов концертта Илһам абый белән эшләгән елларын искә алды:
Сез Илһам Шакировны авылдаш, бөек җырчы, кемнеңдер улы икәнен беләсез, ә без аны күп төрле – бәхетле, бик үк бәхетле булмаган, күз яшьләре булган Илһамны, аның ач вакытын, тук вакытын, күңелле, сагышлы вакытларын – бик күп төрле Илһам Шакировны беләбез. Без шуның белән бәхетле дә. Бүген без аның җырларын күңелебездә яшәтәбез, сәхнәләргә алып чыгабыз. Бу бөек исем татар яшәгәндә яшәячәк. Һәм ул бөек кешене сез – сезнең җир, шушы туфрак биргән. Шушы туфракның кадерен белеп, үзегез дә бөек булып яшәгез. Бүгенге чаралар үзебез өчен, милләт булып яшәр өчен кирәк. Илһам абый бөтен гомерен татар – татар булып, милләт булып яшәсен өчен тырышуга багышлады. Без шул эшне дәвам итсәк иде.
Менә шундый кызыклы булды Илһам Шакировның туган төбәгенә сәяхәтебез. Алда исә уңай карарлар һәм сөенечле хәбәрләр генә килеп ирешер, дип ышанабыз. Киләсе очрашуларга кадәр, гаҗәеп матур һәм моңлы Яңа Бүләк.
Зөлфия Шәвәлиева «Интертат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев