Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: “Күңел тулган вакыт була, күрсәтмим генә”

“Йолдызлы мизгел” тапшыруында ТР атказанган артисты белән әңгәмә.

ВКонтактедагы төркемебездә туры эфирда бара торган “Йолдызлы мизгел” проектын интернет-дусларыбыз бик яратып кабул итте. Аның чираттагы чыгарылышында Резидә Ганиева ТР атказанган артисты, җырчы, композитор, алып баручы, “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” проектының гимнын башкаручы Илнур Гомәров белән әңгәмә корды.
– Илнур, күптән түгел Чаллыда әниләргә багышланган концертың гөрләп узды. Кадерле кешесенә хөрмәт белән караган, кешелеклелек сыйфатларын алга куйган ар-атлар алдында мин баш иям. Ә синеңчә, чын ир-ат нинди булырга тиеш?
 – Әтием Рафик, әнием Гөлсинә исемле. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Без, балаларына көчен, вакытын кызганмыйча  музыка мәктәбе, төрле түгәрәкләргә җитәкләп йөрттеләр, бик күп төрле бәйгеләрдә катнаштырдылар. Ә ир-ат өчен иң мөһим сыйфат – минемчә, җаваплылыкны үз өстеңә ала белү. Читтән караганда микрофон тотып эшләгәч, мине күп сөйли дип уйлыйлардыр, тик көндәлек тормышта алай түгел. Психологик яктан әйткәндә, экстраверт эше белән шөгыльләнүче интроверт мин. Минем девизым - әзрәк сөйләргә күбрәк эшләргә, сүз биргәнсең икән тотарга, кем өчендер җаваплылык аласың икән аны алып барырга – эшеңме бу, гаиләңме. Аннары ир-атка тыйнаклык кирәк.
– Гаиләң белән дә таныштыр әле.
– Тормыш иптәшем Олеся музыка мәктәбендә хореограф булып эшли, ике ул үстерәбез. Кечкенәсе Рифат 1нче, зурысы Туфан 4нче сыйныфта укый. Үзем укыган 2нче музыка мәктәбендә дә белем алалар. Шунысы кызыклы - мине моннан күп еллар элек укыткан баян укытучысы хәзер улыбызны укыта. Горурлыгым - улларыбыз саф татарча сөйләшә. Милләтеңне ярату гаиләдән килә. 
– Әйдәле бер уен уйныйк. Исемеңдәге хәрефләрдән башланган сыйфатларыңны ачыклыйк. Мин башлап, сине И-итагатьле дим. Ә үзең ни диярсең?
– И-ирек ярату. Бу уй-фикерләүгә дә, эшкә дә кагыла. Минем белән идарә иткәннәрен (буйсындырганнарын) яратмыйм. Шуңа һөнәр сайлаганда да үземә-үзем хуҗа булырдай өлкәгә киттем, шул рәвешле максатларыма ирешәм. 
– Син хөрмәткә дә, дәрәҗәле исемнәргә дә Л-лаеклы дип саныйм. Н- намуслы. Килешәсеңме?
– Л хәрефенә сүз табуы авыр, ә менә Н-нечкә күңелле дияр идем. Стереотип бар бит, янәсе кызлар бик эмоциональ, ә ир-атлар көчле зат. Әмма безнең дә күңел тулган вакыт була, күрсәтмибез генә. Һәр нәрсәне йөрәгемнән үткәрәм, ямьсез күренешләргә битараф кала алмыйм. Тагын мишәрләгә хас Н-настырный дияр идем үземне. Максат куйганмын икән, ирешмичә туктамыйм. 
– Илнурны У-уңган дип беләм.
– У-уйланучан. Эштән соң яраткан шөгыльләрем бар. Берсе балыкка йөрү, икенчесе китап уку. Үзем генә калып китапта язылганнар, тормыш турында уйланырга яратам. Шул вакытта җырлар да туа. 
– Р-рәхимле. Сине шундый итеп тәрбияләгәннәр, кешеләргә ярдәм итәсең, баш тартмыйсың.
– Үз-үзеңне мактау булмасын иде бу, мактанырга да мактанганнарны да яратмыйм. Р-рәхмәтле дияр идем. Юлда булганда, берүзем калганда һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Исән-сау булганга, әти-әнием исән-сау булганга, тормышым өчен. Авыр вакытта да, моңсу вакытта да рәхмәт әйтәм. Чөнки Аллаһы Тәгалә чагыштырып начар белән чагыштырып яхшының кадерен аңлата. Хисләрне кичерә, тоя беләсең икән, син тере кеше Аның өчен дә рәхмәтлемен.  
– Китап укыйм дидең, газеталар да укыйсыңмы?
– Чаллыдагы, Татарстан, илкүләм яңалыклар белән интернет аша "Шәһри Чаллы"дан танышып барам. Ул бүген шәһәребездә иң уңышлы матбугат чараларының берсе. Татар телендә, яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә. Көн кадагындагы бөтен яңалыкларны яктыртып бара. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев