Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: «Татар малае» бәйгесенә бүтән аяк та атламыйбыз»

Әти кеше «Татар малае - 2024» бәйгесендә балаларны бәяләү гадел булмады дип саный.

Чаллыда мәктәп укучылары арасында төрледән-төрле күркәм бәйгеләр үткәрелеп тора. Күптән түгел, 17 апрельдә Яр Чаллының мәгариф идарәсенә караган 14 номерлы Балалар һәм яшүсмерләр үзәге (ДЮЦ 14) 1-4 сыйныфлар  арасында шәһәркүләм "Татар малае - 2024" бәйгесен үткәрде. Сайлап алу туры февраль урталарында булса, 28 февральдә ярымфинал узды. Анда финалга 10 егет сайлап алынды. Финалистлар арасында Чаллының танылган артистларының балалары да бар. 

 Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров та улы Туфан өчен җан атты. Ул гына да түгел, әби-бабай, әти-әни, энекәше составында тулы бер номер да әзерләгәннәр. "Гаилә елы" уңаеннан бу бик күркәм күренеш. Шәҗәрә бәйгесендә башка катнашучылар да гаиләләре белән чыгыш ясады ансы. Чыннан да "Татар малае" дип аталса да, бәйгедә һәр гаилә әгъзасы үз өлешен кертә. Шуның белән әлеге бәйгенең кыйммәте дә арта. Балаларда татар җанлылык тәрбияләнә. Ул әби-бабаларын, нәселен барлый, гореф-гадәтләрне өйрәнә. Илнур Гомәров та моны ассызыклый. Шулай да бәйгенең башыннан алып ахырына кадәр күзәтеп килгән гаделсезлеккә күз йомып кала алмавын әйтте. 

"Беренчедән, жюрида билгеле бер өлкәләрдә белгечләрнең булмавы борчый. Ягъни җыр булса, вокалны, бию булса, хореографияне яки музыка уен коралында уйнаучыны үз юнәлешендә профессиональ яктан бәяләүче юк. Икенчедән, жюри составында кайбер катнашучыларның "үз кешеләре" булуы да бер дә дөрес түгел. Әйе, кем булса да чит кешене түгел, үзенекен җиңдерер иде. Әмма, оештыручылар моны белә торып, жюрига әлеге кешеләрне куярга тиеш иде микән?! Бу өченчедән. Югыйсә без дә, башка ата-аналар да бәйгене оештыручы Гөлкәй Фәрит кызы Сәйфуллинага бу хакта дәлилләр китереп, сорау бирдек. Тик алар җавапсыз, игътибарсыз калды. Ә бит Чаллыбызда балаларның сәләтен дөрес бәяләүче авторитетлы шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, зур хәрефтән укытучыларыбыз бар", – ди әти кеше.

Моннан кала, финалга әзерләнгәндә әти-әниләрнең катнашу-катнашмавы буенча аерым шартлар уйлап таба башлаулары турында да әйтте җырчы. "Аннары визит карточкасын күрсәткәндә бер малай белән гаилә әгъзасы булмаган, профессиональ театр артистының чыгыш ясавы да сорау уята. Гомумән, сораулар шактый. Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә, оештыручылар бер дә җаваплылык тоймый микәнни соң?! Оештыручыларның мондый салкын карашы бала күңелендә нинди эз калдырасын аңлыйлар микән алар? Аның бит кешеләргә, дөньяга ышанычы бетә. Үскәч ул башкалар белән дә үзен шулай кырыс тота башлар бит. Гаделсезлек норма икән дип уйламасмы? Бөтен егетләр җиңүгә лаек, сүз дә юк. Афәрин! Әмма гадел ярышта җиңү-җиңмәү белән, мондый җиңү-җиңелү икесе ике нәрсә.

Бу язманың максаты кемгәдер кара тап төшерү, яла ягу, гауга куптару тугел. Тәнкыйтне кабул итеп, дөрес нәтиҗәләр ясап, киләчәктә "Татар малаенда" гына түгел, башка ярыш-бәйгеләрдә дә һәркем үз эшенә җаваплы карар дип ышанам. Бигрәк тә һәрберебез өчен кадерле булган балаларыбызга кагылышлы сорауларда. Минем киләчәктә кечкенә улым белә дә  катнашырга теләк бар иде. Мондый гаделсезлекне күреп, башка "Татар малае"на аяк та атлыйсыбыз килми".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

24

1

6

0

6

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев