Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңүләрен юбилейга багышлыйлар

Быел Чаллы җылылылык электр станциясе (ТЭЦ) оешуга 50 ел тула.

“Энергия света. Энергия тепла. Энергия людей” дип исемләнгән китап чыкты инде. Предприятиенең тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган музей ачу да планлаштырыла. 
Шушы көннәрдә “Спартакиада - 2021” кысаларында бүлекчәләр арасында волейбол ярышлары узды. “Башта кышкы чаңгы ярышлары булды. Спартакиада хезмәткәрләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны физкультура һәм спортка җәлеп итү максатыннан оештырыла”, - ди социаль эшләр буенча белгеч Миләүшә Гыйльмиярова. 
Ярышлар ике этапта узды. Анда 4-5 команда сайлау этабында әйләнә системасы буенча волейбол уйнады. Ярымфиналда иң көчле көндәшләр үзара ярышты. Аларга җанатарлар көч биреп торды. Финалга турбина һәм “котельный” цехлары командалары чыкты. Җанатарлар ике көчле команда уенын көткән иде инде. 
Турбина цехы волейболчылары көндәшләрен 2:0 исәбе белән җиңеп, ярышларның абсолют батырлары булдылар. Икенче урында – котельный цехы, ә идарә командасы өченче урынга чыкты. 
“Волейбол – команда уены. Ярышларда катнашкан һәр команда вәкилләренә ныклы сәламәтлек, киләчәк ярышларда уңышлар телим. Барлык командаларның спорт киемнәрен яңартырга булышкан өчен станциянең Иршат Бариев җитәкчелегендәге профсоюз комитетына рәхмәт белдерәбез”, - ди Миләүшә Борисовна. 
Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев