Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Төзүчеләр көне уңаеннан зур шоу-тамаша үтәчәк

Бәйрәм чарасы төп мәйданда 17:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Иртәгә, 12 августта, шәһәребездә Төзүчеләр көнен зурлап билгеләп үткәрергә җыеналар. Бу уңайдан шәһәрнең төп мәйданында 17:00 сәгатьтә тантаналы чара үтәчәк. Анда Россиянең танылган җырчысы Света һәм ТР атказанган артисты Илсөя Бәдертдинова чыгыш ясаячак. Шулай ук шәһәрдәшләребезне каскадерлар катнашында күз явын алырлык шоу һәм театральләштерелгән тамаша да көтә. Бәйрәм гадәттәгечә салют белән тәмамланачак.

Традиция буенча шәһәрдә Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм легендар шәхес Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәк куюдан башланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Илсөя Бәдретдинова