Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөяр Зарипова: «Яңа җырларны станок артында өйрәнә идем»

Чаллыда узган бер генә бәйрәм дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Илсөяр Зарипова катнашыннан башка узмый. Ул татар хатын-кызларына гына хас зәвыклы киенеп, моңлы тавышы белән күңелләрне айкарлык мәгънәле җырлар башкарып, һәр бәйрәмне бизи. Аның кыйммәтен, дәрәҗәсен арттыра. Кечкенәдән сәхнәләрдә булып, район, республика, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңеп, бик күп мактау грамотлары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, халык җырчысы ул Илсөяр. Бәхетле язмыш иясе, тамашачының яраткан җырчысы белән очрашып, укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Сөйләшүебез үзеннән-үзе  талантлы җырчының туган ягы турындагы якты хатирәләрдән башланып китте.
– Мин үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Башта мәктәптә, аннары районда чыгыш ясый башладым. Төрле бәйгеләрдә,  смотрларда актив катнаштым. 1980 елда тормыш иптәшем белән Чаллыга КАМАЗга килеп урнаштык.  Ул елларда автогигантта да үзешчән сәнгатькә игътибар зур иде. Көндез Кою заводында станок артында эшләсәм, кичен мәдәни чараларда җырлый идем. КАМАЗ мәдәният сараенда үткән гала-концертта композитор Рубис Зарипов белән танышып, дуслашып киттек. Ул Әлмәткә Клара Булатова һәм башка язучылар белән очрашуга еш йөргән. Шуларның берсендә апам, шагыйрә Зәлидә Зарипова аңа: «Чаллыда Илсөяр исемле бик матур җырлый торган сеңелем бар», – дигән. 2002 елның декабрендә  очрашкач Рубис абый мине 2003 елның мартында булачак концертына чакырды. Аның аша мин педагог-музыкант Роза Тимофеева белән таныштым. Репертуарымдагы һәр җырны аның белән уйнап, музыка мәктәбе сәхнәсендә җырлап, кыскасы, җитди әзерләнеп, «Энергетик» мәдәният сараенда беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадым.
– Чаллы тамашачысын нинди җырлар белән яуладыгыз?
– Апам Зәлидә Зарипова шигырьләренә Рубис Зарипов иҗат иткән «Күңелем елый»,  «Туган як гүзәллеге» җырларын яратып башкардым, тамашачылар да җылы кабул итте. Аларны Татарстанның мәдәният хезмәткәре, легендар Гөлзада Рзаева да тыңлады һәм «Син безнең кеше», – дип мине шәһәркүләм бәйрәмнәргә чакыра башлады. Аннары Зөләйха Минһаҗева, Фән Вәлиәхмәтов, Ирек Зарипов белән гастрольләргә йөрдем. Татарстан һәм Башкортсанда без булмаган мәдәният сарайлары калмады. Тамашачылар көтеп ала иде. Язучы, галим Әнвәр Шәрипов җырларыннан төзелгән диск та чыгардык. Шулай да мине киң җәмәгатьчелеккә Энҗе Гайфетдинова сүзләренә Рубис Зарипов язган «Яраталмыйм бүтәнне» дигән җыр танытты. Ул елларда аны «Күңел» радиосыннан бик еш яңгыраттылар, халык та сорый иде.  


–  Сезне станокка кушылып җырлый иде диләр...
– 2003-2015 елларда мин көндез станок артында Кою заводында  эшләдем. Яңа җырларның сүзләрен, көен станок артында өйрәнә идем. Эштән арып-талып кайтсам да, йөгерә-йөгерә «Энергетик» мәдәният сараена йөрдем. Шунда барып, җырлап, тамашачыларның йөзләрендә, күзләрендә җылылык күреп, дәртләнеп өйгә кайтам һәм иртән заводка эшкә китә идем. Тормыш юлымда талантымны күреп, бәяләгән кешеләрнең ярдәме белән 2015 елдан үземне тулысынча яраткан эшемә – сәнгатькә багышларга булдым.
– Композитор Илгиз Закировның җырларын да күп җырлыйсыз...
–  Мин мәгънәле җырлар яратам. Илгиз Закиров иҗатына үзен белгәнче үк гашыйк идем. Хәзер бергә эшли башлагач, җырларны киңәшләшеп, бергә сайлыйбыз. Күптән түгел «Әнкәй сүзе» дигән бик матур җыр иҗат итте. Аны тамашачылар беренче ишетүдән яраттылар.
– Сез ике баянчы белән чыгып, сәхнәне тутырып җырлаганда Хәния Фәрхи күз алдына килә. Ул да шулай һәрвакыт сәхнәләрне тутырып, халыкны үзенә каратып тора иде...
–  Бу чагыштыруыгыз минем өчен зур бәя. Хәниянең үзен дә, иҗатын да яратам. Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатның «Соңгы хат»  җырын өйрәнеп башкарган идем. Гөлнур апа аны ошаткан һәм Хәниягә тыңлатып, аңа да җырларга тәкъдим иткән. «Илсөяр Зариповадан соң мин җырламыйм инде, бу аның өчен генә язылган җыр», – дип Хәния минем иҗатыма югары бәя биргән. Халыкның яраткан җырчысыннан мондый сүзләр ишетү минем өчен зур бәя булды.


– Илсөяр ханым, шәхси тормышыгыз белән дә таныштырыгыз әле. Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
– Без гаиләдә 4 бала үстек.  Әти-әнием бик тырыш, хөрмәтле кешеләр булганга, балачагыбыз, яшьлегебез бик рәхәт үтте. Зәлидә апам – язучы Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Энем Равил туган нигездә, безне каршы алып, озатып җибәрә. Җаем булганда Тайсуганыма кайтырга тырышам. Тормыш иптәшем (ул вафат инде) белән кыз һәм малай үстердек. Оныгым Аделина да, Ленамның кызы,  сәнгатькә гашыйк, биергә ярата. Ул хәзерге вакытта – КФУ студенты. Улым Ленар армиядә хәрби бурычын үтәп кайтты. Заводта системный администратор булып эшли. Аллаһка шөкер, балаларым тәртипле булдылар, миңа авырлык китермәделәр. Кызганыч, бүгенге уңышларымны әти-әнием генә күрә алмады.
Буш вакытларымда татарча китаплар укырга, шигырь сөйләргә, җырларга яратам, татар булуым белән горурланып яшим.

 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада