Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җимерәбез һәм төзибез

58нче мәхәлләдәге "сакаллы" төзелеш якын арада җимерелеп, аның урынында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге төзелә башлап, ярты юлда ташланган йортны сафка бастыру планлаштырылган булса да, шәһәр башкарма комитеты бакча кирәгрәк дигән карарга килде. Шушы көннәрдә территория әйләндереп алынып, бинаны сүтү эшләре башлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, архитектура, шәһәр...

58нче мәхәлләдәге "сакаллы" төзелеш якын арада җимерелеп, аның урынында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк.

Әлеге төзелә башлап, ярты юлда ташланган йортны сафка бастыру планлаштырылган булса да, шәһәр башкарма комитеты бакча кирәгрәк дигән карарга килде. Шушы көннәрдә территория әйләндереп алынып, бинаны сүтү эшләре башлана.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илдар Әхмәтгәрәев янәшәдәге йортларда яшәүчеләрдән гафу үтенде. "Монда шау-шу булачак, бераз түзәргә туры килер. Аның каравы, күп тә үтмәс, 220 бала бакчага йөри башлар", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев