Чаллы травмпунктына 3700дән артык бала мөрәҗәгать иткән
«Алар күбрәк урамда травма алалар», - ди табиб-травматолог-ортопед Павел Дерендяев.
Кемнәрдер өчен җәй – ял итү, күңел ачу чоры булса, кайбер балалар өчен бу матур вакыт бәхетсезлек белән дә тәмамланырга мөмкин. Җәйге чорда балалар арасында травмалар аеруча күп күзәтелә. Боларны Кама балалар медицина үзәгенең травматология пунктына баргач, үз күзләрем белән күреп кайттым.
Травмпунктта дистәдән артык бала утыра: кемдер кулын, кайберләре аякларын авырттырган. Сабыйлар, өлкәннәр белән сабыр гына травматологка чират көтәләр иде. Прививка кабинеты янында әбисе белән кечкенә кызчыкны күреп алдым.
– 5 яшьлек оныгым Полина май аеннан бирле минем белән яши, үзем алып килдем. Алар Казанда яшәгәч еш очрашып булмый, шуңа да каникулларда үзем янымда булуын телим. Бер атна элек кенә әниләре Чаллыга кайтып, оныгымны бер атнага Казанга алып киттеләр. Әллә шунда нәрсәдер булды, әллә монда игътибар итмәгәнбез: Полинаның колак артында талпан күреп алдым. Кызларым Горки-Әмәт паркы янында гына торалар. Алай дисәң, минем дә Сидоровка бистәсе янында бакча участогы бар, әллә шунда булганмы?! Табиб безгә бу талпан күптән кадалганын әйтте.
Оныгым «мине черки тешләде ахрысы, кычыта да, авырта да» дип, зарланды. Котым алынды! Тиз-тиз җыендык та КДМЦга килдек, хәзер ул талпанны алдылар, менә прививка ясарга тиешләр. Әле үзебезгә дә күренеп торырга куштылар, теге талпанны да авыруларга тикшерәчәкләр икән, – дип сөйләп китте Ольга Батаева.
Читтәрәк кенә кечкенә кызын кочаклап бер ханым утыра.
– 8 яшьлек кызым артык актив минем. Менә шул сәбәпче булгандыр да инде. Кич белән саф һавада йөргәндә бер төркем дус кызлары белән таганда атынган. Сальто ясамакчы булган һәм аркасына килеп төшкән. Кич авыртуга зарланды. Иртән торуыбызга аркасы күгәреп чыккан, борылып ята алмый, сулыш алуы да авыр. Инде табиб ни дияр... – ди Елена Антуфьева 46нчы мәктәпнең 1нче сыйныфын тәмамлаган кызы Линель турында.
Җәен самокатларда йөрүче балалар да күбәйде. Зуррак яшьтәге балалар гына түгел, кечкенә сабыйлар да самокатта элдерә хәзер. Нәкъ ул транспорт чарасында йөргәндә Ясминә кулын сындыра да. Аңа гипс салалар, бер атналап каникулын хастаханә ятагында үткәрергә мәҗбүр була.
– Кызымның кулына операция ясадылар. 5 августка кадәр травмпунктка перевязкага килеп йөрергә куштылар. Инде берүк төзәлә күрсен, – ди Гүзәл Гарипова.
Кызчык 3 еллап элек нәкъ шул кулын сындырган булган инде.
– Самокат белән артык кызу китеп барганмы, белмим… Бер тапкыр сындырган кулын тагын сындырды. Мин 3 айлык балам белән урамда идем, барысы да минем күз алдында булды. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып тормадык, тиз генә иремә шалтыраттым да, бирегә килдек. Шунысы гаҗәпләндерде: мин нишләргә белмим, кулымда яңа туган сабыем, монда кызым сызлана. Ә Ясминә яныма килде дә: «Әнием, борчылма, үтә ул» дип, зурларча тынычландырды. Еламады да хәтта, – дип куя әни кеше.
Мәктәп яшендәге балалар еш кына түбәләрдә, агач, капка башларында, төзелеш объектларында уйнап йөриләр. Биеклектән егылып төшү төрле сынуларга, баш мие селкенүгә, эчке органнарның имгәнүенә китерергә мөмкин. Мондый зыян күрүчене тиз арада саклык белән дәвалау учреждениесенә алып килеп, табибларның ярдәм күрсәтүе кирәк.
– Бу җәйдә генә травмпунктка 3742 кеше мөрәҗәгать итте. Үткән ел белән чагыштырганда күбрәк, былтыр – 3482 кеше иде. Быел җәй травмпунтка килүчеләр арасында 200дән артык бала госпитализацияләнде, үлем очраклары юк. Имгәнүчеләр арасында мәктәп балалары күп, каникул чорында алар аеруча хәрәкәтчән. Әйтергә кирәк, җәй көне балалар күбрәк урамда травма алалар, бу безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 процентын тәшкил итә. Моннан тыш җәй көне төрле яралар, аяк-куллардагы җәрәхәтләр белән табибка килүчеләр дә күп, – ди Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлеге мөдире, табиб-травматолог-ортопед Павел Дерендяев.
Балаларны һәркайда сагалап торган травмаларның исемлеген күпләп дәвам итәргә мөмкин. Әмма гаиләгезне кирәкле дарулар белән тәэмин итеп, беренче ярдәм итү күнекмәләрен өйрәнсәгез, сез инде балагызга әзме-күпме булыша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев