Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имтихан тапшыргач - “КамАЗ”га

Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш. Моннан башка аларга эшкә урнашырга мөмкинлек бирүче патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алып булмаячак. Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый...

Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш. Моннан башка аларга эшкә урнашырга мөмкинлек бирүче патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алып булмаячак. Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый халәте турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә билгеләнде. Ул соңгы елларда Россиягә ташкын булып агылган мигрантларга җирле җәмгыять тормышына яраклашырга ярдәм итү максатын тота. Татарстанда мигрантларга Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада да имтиханнар тапшыру мөмкинлеге тудырылган. Россия буенча андый хезмәт күрсәтүче фәнни үзәкләрнең саны 400гә җитә. 2014 елда Чаллыда 14 меңгә якын мигрант теркәлгән. Аларның күпчелеген Төркия һәм Германия гражданнары тәшкил иткән. Кунаклар "КамАЗ" һәм "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эшкә урнашу нияте белән килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев