«60 яшемдә медицина көллиятенә укырга кердем»
Фуражкасын ак халатка алыштырган Наис Галиуллин белән әңгәмә.
«Хыяллар тормышка аша», – ди танылган адвокат, отставкадагы подполковник Наис Галиуллин. Бүген аңа 63 яшь һәм ул Чаллы медицина көллияте студенты. Чечня сугышын узган, 20 ел гомерен Эчке эшләр министрлыгына багышлаган Наис Галимуллович авылдашларын дәваларга планлаштыра. Быел ул өченче курсны тәмамлады. Аның белән очрашып сөйләштек.
– Ак халат бик килешеп тора үзегезгә. Әйтерсең, гомер буе табиб булып эшләгәнсез.
– Балачакта нейрохирург булырга хыяллана идем. Әни ягыннан табиб-кардиолог, профессор абыебыз бар. Аңа карап соклана идем. Гаиләдә 6 бала үстек. Ике апам да медицина көллиятен тәмамладылар. Тик мин медицина юлыннан китәргә батырчылык итмәдем. Ул елларда медицина институтына керүе авыр иде. Хәрби училищены сайладым. Яхшы билгеләргә тәмамлаган өчен, коммунист һәм отличник булганым өчен, Байконур шәһәренә җибәрделәр. 15 ел буе авиация полкында борт технигы булып хезмәт куйдым. Соңыннан туган ягыма кайтып, МВД системасына эшкә урнаштым. Анда 20 ел эшләдем. Пенсиягә чыккач, адвокат булдым. Үземнең юридик компаниямне ачтым, третейский суд оештырдым. Аның рәисе булып тордым. Тора-бара бу юнәлешкә кызыксынуым бетте. Балачак хыялым – медицина һаман тынгылык бирми иде. Ниһаять, кыюлыгымны җыеп, 60 яшемдә Чаллының медицина көллиятенә укырга керергә булдым. Бер генә дә үкенмим.
– Якыннарыгыз каршы булмадымы?
– «60 яшем тулу белән укырга керәм», – дип алдан ук әйтеп куйган идем. Үзем дә моңа әкренләп килдем, дару үләннәре белән кызыксына идем. Шуңа алар тыныч кабул иттеләр. «Картлык көнеңдә кирәкме бу сиңа? Пенсиядә ял итеп кенә ятсаң...» диючеләр дә булды араларында. Әмма мин теләгәнемне барыбер эшли торган кеше. Бу тормышта туктап калырга ярамый. Алга таба барырга кирәк.
– Башкалар сыман имтиханнарга әзерләнеп, укырга кердегез инде, димәк...
– Әйе, химия, рус телен өйрәнеп имтихан тапшырдым. Мин Чечня сугышын үткән кеше. Закон буенча конкурстан тыш укырга керергә хокукым бар. Шуңа күрә 10 класс аттестаты нигезендә миннән имтихан алдылар.
– Студентлар ничек кабул иттеләр?
– Медколледжга беренче килгән һәр студент мине укытучы дип уйлый. 2-3 айдан соң гына студент икәнемне аңлап алалар. Миңа карата алар бик уңай мөнәсәбәттә. Хөрмәт итәләр. Мин дә алардан күпкә өйрәнәм. Киңәшләр дә бирәм. Алар артыннан күзәтүе бик кызык.
– Сезгә ничек эндәшәләр?
– Алдан ук «Наис Галимуллович дип эндәшмәгез!», – дип әйтеп куйдым. Шуңа Наис абый дип йөртәләр. Кайбер укытучылар: «Нишләп аңа шулай эндәшәсез?!» – дип шелтәлиләр. «Ул үзе шулай сорый», – ди студентлар. Укытучылар үзләре дә миңа Наис абый дип эндәшә.
– Медколледжда укуы авыр диләр. Сезгә дә шулай ук катгый таләпләр куеламы?
– Имтиханнарда авыр, укытучылар бик таләпчән. Әмма миңа «поблажкалар» юк. Икеле алган чакларым да булды. Яшьләр тизрәк отып ала. Ә миңа ятларга туры килә. Шулай да медицина көллияте мөгаллимнәренең бөтенесенә дә рәхмәтлемен. Үз эшләренең осталары алар. Җентекләп аңлаталар. Теоретик дәресләр практик дәресләр кебек уза. Шуннан соң тагын да канатланып китәсең. Кешеләргә ярдәм итәсе генә килеп тора.
– Кайсы фәннәр авыр?
– Фармакология, латин теле. Дару исемнәрен ятларга кирәк.
– Күбрәк практикаларны яратасыздыр?
– Әйе. Быел практиканы бала тудыру йортында, йогышлы авырулар хастаханәсендә, реабилитация буенча 2нче поликлиникада уздык. Бик күп тәҗрибә тупладык. Шәфкать туташлары якты йөз белән каршы алдылар, өйрәттеләр.
– Уколлар да кадаттыралардыр...
– Капельница куйганда кайбер пациентларның кан тамырларын табуы авыр, мондый очракта шәфкать туташлары ярдәм итә инде. Якыннарыма курыкмыйча куя алам. Алар да ышанып мөрәҗәгать итәләр. Дөресен генә әйткәндә, мин Чечня сугышында ук укол, капельницалар куярга өйрәндем. Ул вакытта база 30 км ераклыкта иде. Анда барып җитәрлек түгел, шартлаталар иде. Хәрбиләрне үзем дәваладым. Хәрби училищеда укыганда да Әфган сугышының кызган чагы иде. Ул вакытта 1,5 курсант урынына 3 мең курсант җыйдылар. Арасыннан 7 кешене кыр санитарына укыттылар. Аларның берсе мин идем.
– Имтиханнарга ничек әзерләнәсез?
– Минем режим бар: кичке сәгать 10да ятам, иртәнге 3тә торам. Намаз укыйм, зарядка ясыйм.
– Намаз да укыйсыз?
– Ансыз берничек тә була алмый. Хокук саклау органнарыннан киткәч, 2009 елдан бирле укыйм. Коръәннең яртысын ятладым.
– Мәдрәсә дә бетердегез әллә?
– Юк әле, анысы планда. Әти ягыннан әбинең әнисе кендек әби иде. Әтием авыл мулласы булды. Ул алты баласын үзе таптырткан. Әбинең 3 класс белеме булган. Әтинең 7 класс. Роддомда практика узганда бала таптырганнарын күргәч, әти белән әбиемнең әнисе искә төште. Алар бит беркайда да укымаганнар, ә бала таптырта алганнар. Аллаһы Тәгалә нигъмәте бит бу. 3 тапкыр гарәп телен укый һәм яза белә идем. 3 тапкыр оныттым. Сүрәләрне күбрәк ураза вакытында ятлыйм.
– Адвокат компаниясендә эшләдем дидегез. Аны яптыгызмы?
– Юридик компанияне дә, третейский судны да яптым. Шулай да консультация сорап шалтыраталар. Булдыра алганча ярдәм итәм.
– Сезнең балаларыгыз да шундый талантлыдыр?!
– Ике кызым бар. Кечесе Кытайда яши, кытай, инглиз һәм рус телләре буенча тәрҗемәче. Үзенең мәктәбен ачты. Олы кызым микрофинанслау белән шөгыльләнә, рәсем ясый. Ике оныгым бар, берсе быел укырга керә. Тормыш иптәшем Автомеханика көллиятендә автомобиль төзү буенча кафедра мөдире.
– Сезгә карап, укырга керергә беркайчан да соң түгел икән, дигән нәтиҗәгә киләсең.
– Беркайчан да соң түгел. Теләк кенә булсын. Мин үзем өч вуз – Мәскәү университетын, Казан юридик институтын һәм Санкт Петербургның парапсихология институтын тәмамладым. Хәзер табиб һөнәрен үзләштерәм. Аллаһ теләсә, Кытай медицинасын да өйрәнәсем килә. Балачакта яз җитү белән малны көтүгә чыгара идек. Шул вакытта хайваннарны күзәтергә ярата идем. Өч сыер көтүдән аерыла да китә. Күпме кушарга тырышсам да, башка якка омтылалар. Ахыр чиктә аларга тимичә күзәтергә булдым. Бу сыерлар әрем табып ашадылар. Теләкләренә ирешкәч, тынычландылар, көтүдән беркая да китмәделәр. Ә без, кешеләр, каядыр ашыгабыз, үзебез, организмыбыз турында онытабыз. Бер дару эчәбез дә тынычланабыз. Үз сәламәтлегеңә бик игътибарлы булырга кирәк. Чирләр алдыннан нидер ашыйсы килә икән, шуны авыз итәргә кирәк. Димәк, шул витамин җитми. Теләгәнеңне ашасаң, чирең дә онытылырга мөмкин.
– Бер елдан укуны тәмамлыйсыз. Кайда эшләргә планлаштырасыз?
– Тумышым белән Тукай районы Куады авылыннан. Шуңа күрә район үзәк хастаханәсенә җибәрерләр дип уйлап торам. Якташларымны дәвалыйсым килә. Медицина университетына кереп булмас. Алмаслар да. Берничә вариант бар. Әмма мин монысыннан да бик канәгать. Хәзер алынган белемемә өстәргә дә өстәргә инде.
– Сез күпне күргән кеше. Өч белемегез бар, дүртенчесен алырга торасыз. Башкаларга ни теләр идегез?
– Байлык артыннан куып җитеп булмый. Булганына шөкер итәргә һәм якын-тирә кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Һәр сүзегезне үлчәп әйтегез. Авыр сүз аткан пулядан да яманрак. Ярасы бетми. Шуңа күрә ихлас күңелдән, рәнҗетмичә сөйләшегез. Эндәшми калсагыз тагын да яхшырак. «Сабыр төбе – сары алтын» дип юкка гына әйтмиләр.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә!
Чаллы медицина көллиятендә студентлар арасында яшь ягыннан рекорд куючы ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы София Фәйзуллина. Ул әлеге уку йортын 2012 елда 72 яшендә тәмамлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев