Иң оста чигүчеләр – Боерганда! - ФОТО, ВИДЕОЛАР
Әбиләребезнең, әни-апаларыбызның яшь чагында чигә белмәгән кыз булды микән авылларда?! Тәрәзә пәрдәләреннән башлап, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр чигеп матурланган.
Бизәкләренә карасаң шаккатмалы: һәрберсе үзенчәлекле, катлаулы, бер-берсен кабатламый торган. «Чигү үрнәкләрен кара күчермәдән күчереп кулдан-кулга йөртәләр, матур, ят үрнәкләрне әллә кайлардан сорап киләләр иде», – дип искә алалар апалар. Бүген дә авылларыбызда чигү осталары юк түгел! Андый уңган-булганнар Тукай районы Боерган авылында да күп.
«Иң яратканым – миләүшә чәчәкләре»
Гөлфия ханым Әһлиева 45 ел буе Боерган мәктәбендә биология һәм химия фәннәре укыткан, хәзер инде байтак еллар лаеклы ялда.
– Калмия авылыннан мин. Ятим үстем. Бик авыр еллар иде... Әткәй сугышка киткәндә миңа нибары бер яшь булган. Ул мине «Мең тәңкәлек кызым» дип, сөя торган булган. Ни өчен мең тәңкәлекме? Чөнки 40нчы елларда бер мең сум искиткеч күп акча булган! Мин дә аның өчен шундый кыйммәтле булганмын. Бик яраткан ул мине! – дип сөйли башлады Гөлфия апа.
Аңардан кул эшләренә осталыгы турында кызыксындым.
– Кечкенә вакытта әнкәйләр кич утыралар иде. Без балалар да алар тирәсендә бөтерелдек. Шунда рәсем ясый идем мин, аннары, олылардан күреп, чигү-бәйләү эшенә дә тотындым. Хәзергә кадәр бу эшне дәвам итәм. Буш вакыт күп бит, әле авыл мәктәбе укучыларын да, күршеләремне дә, теләге булган авылдашларымны да чигү-тегү-бәйләү серләренә өйрәтәм, – ди әңгәмәдәшем.
Ул миңа сарык йоныннан үзе теккән, аннары балалары белән шуны чигеп утырган стена коверы турында да әйтте. «Бик авыр эш бит ул! Ничек шуларны башкарып чыкканбыз дип уйлыйм! Йонны язасың, эрлисең, катасың, яхшылап юасың, соңыннан буяулар табып манасың да бит әле! Нинди хезмәт! Ә кул белән эшләсәң күпме вакыт кирәк! Идән паласларына хәтле әнкәй белән бергә суга идек. Барысы да исән! Бөтенесе кадерле ядкарь булып саклана», – дип өсти Гөлфия апа.
Өйдә матурлык хөкем сөрә. Ул ковер-паласлар, диван япмалары, чигүле мендәрләр, ашъяулыклар, сөлге-кулъяулыклар, калфаклар, тәрәзә пәрдәләре, гүзәл картиналар – барысы да күз явын алырлык! Уңган апа миңа абыйсы Хәнәфи белән чабата сукканнарын да сөйләде. Гөлфия апа районкүләм генә түгел, республика бәйгеләре җиңүчесе дә икән! Чиккән-теккән, ясаган кул эшләрен кайда гына алып бармаган ул! Оста апаның ике кызы да әниләреннән калышмыйлар. Кызы Гөлшат Казанда «Нәүрүз чибәре» конкурсында җиңеп, бер ай буе Австралиядә кунак булып кайткан. Фәйрүзәсе дә күп кенә конкурслар лауреаты. Хәзер инде оныклары әбиләренең эзеннән баралар.
– Иң яратканым – миләүшә чәчәкләре! Мендәрләремә дә шуларны чигәм. Чигү миңа җан рәхәте бирә! Әйтеп бетерә торган түгел! – ди Гөлфия апа.
– Гөлфия апаның 2007 елда «Күңелемдә җәй әле» дип исемләнгән шигырь, хикәяләр, кызык хәлләр язылган китабы да дөнья күрде. Күптән түгел Колыш авылы турында шигырь дә язган иде, композитор Илгиз Закиров аны көйгә салды. Ул хәзер авыл гимнына әйләнде! – дип сокланып та, горурланып та сөйли 40 елдан артык Боерган авылында китапханәче булып эшләүче Флүзә Сәлимова.
«Бала пеленкасына чигү чигә идем»
Сүзебезгә тагын бер оста Бибинур апа Хәмәтова кушыла.
– Тумышым белән Колыш авылыннан булсам да, бар тормышым Боерганда үтте. 1982 елда мәктәпкә укытучы булып кайткан идем, шуннан бирле монда. Алабуганың физика һәм математика факультетында белем алдым. Боерганга укытырга кайттым. Эшемне бик яратып башкардым. Үзлектән китаплар да укый идем. Хезмәткә тугрылыктыр ул, лаеклы ялга чыккач та, авылларга йөреп, балалар укытып йөрдем.
Ә чигүгә килгәндә, бу шөгыльне яшьтән үк ярата идем мин. 90нчы елларда кечкенә кызым белән декрет ялында утырганда, бала пеленкасыннан тәрәзә пәрдәләре ясап, чигү чигә идем. Юклык заманасы бит, ә күңелнең нидер эшлисе килә... Шуннан китте: мендәр тышлары да чиктем, сөлге-ашъяулыклар да...
Бибинур апа сөйләгәннәрне йотлыга-йотлыга тыңладым. Сүзе сүзгә йокмый, матур итеп, «тәмләп» сөйли ул.
– Бу сөлгемне «Хәят» дип атыйм, ягъни тормыш, безнең яшәешебез. Кеше үзен кайда күрәсе килә, шунда күзаллый ала. Шушы шакмакларда безнең бар тормыш. Бу кул эшем «Чәчәкләр һәм былбыллар иле» дип атала. Монда да якты киләчәгебез сурәтләнгән, – дип шаккатыра мине Бибинур апа.
Бибинур апа Боерган белән Колыш авыллары гербларын һәм символларын да сөлгегә төшергән. Монда барысы да сурәтләнгән: авыл елгасын да, муллык билгесе – ялтырап торган балыгын да, аклык билгесе – акчарлагын да, якты киләчәкне гәүдәләндергән кояшны да күреп була.
– Сөлгеләрдә – безнең тарих. Менә бу сөлгемне генә алыйк: олы кызым чигә башлады, кечесе дәвам итте, ә мин чигеп, матурлап бетерүчесе булдым. Нинди кул белән ташлыйсың боларны?! Истәлек бит бу! Оныкларыма да күрсәтәм боларны, алар да белеп торсыннар дим. Бер оныгым Боерган белән Колыш авылларына атап чиккән сөлгеләремне күрде дә, «Чаллы гербын да чик инде!» дип сорады. Әле ул эшне башкарасым бар икән! Аннары Тукай районы гербын да чигәрмен дим! Чигү бит ул тынычландыру сәләтенә дә ия. Башка ханымнарга да шуны киңәш итәм: кемнең эче поша, йөрәге яна – кулыгызга эш алыгыз! Булган борчулар да, мәшәкатьләр дә онытыла, үз дөньяңа чумасың, аннары бик күп дус-фикердәшләр дә барлыкка килә, – дип җавап бирә әңгәмәдәшем.
– Бибинурдан сораганым бар: «Иң яраткан эшең нинди?» дип. «Ярдәмгә мохтаҗларга булышу!» – дигән иде ул миңа! Аның кебек игелекле, миһербанлы кешене көндез ут яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Берәр тәмле нәрсә пешерсә, тизрәк күршеләренә чаба бит ул, иң беренче аларны сыйлый, – ди Гөлфия апа Әһлиева Бибинур ханым турында.****
«Кияүгә чигүле мендәрләр белән чыктым»
Боерган авылында гомер итүче тагын бер уңган ханым – Гөлүсә Миннәхмәтова белән дә таныштык.
– 8нче классны тәмамлау белән фермага эшкә кердем. 4 ел ярым сыер саудым. Аннары безгә Минзәләдә бухгалтерия эшенә укып чыгарга тәкъдим иттеләр. Укып бетергәч, Минзәләдә бухгалтер булып эшләдем, аннары, әнкәй чирләп китү сәбәпле, авылга кайтырга туры килде. Биредә колхозда 30 еллап диспетчер булып хезмәт куйдым. Колхоз беткәч, авыл предприятиесендә 12 ел эшләдем әле. Хәзер тормыш иптәшем Фәйзенур белән лаеклы ялда. Балаларыбыз бар, оныклар сөябез, – дип үзе турында әйтеп үтте Гөлүсә апа.
Аннары үзенең чиккән мендәрләренә күрсәтте. Кияүгә чыкканда алып килгән мендәрләре икән.
– Балалар бәләкәй вакытта да гел шул чигү эшендә булдым. Җан рәхәте алам кул эшләренннән. Нинди матурлык бит! Кайнанам Гөлҗиһан да искиткеч әйбәт булды, аның белән 37 ел бергә тордык. Төннәрен чигү чигеп чыга идем. Кайнанам: «Ят инде, Гөлүсә. Иртәгә кияүгә бармыйсыңдыр бит?» ди иде шаярып. Соң, чигә башлаган чәчәгемнең яфрагын чигеп бетермичә ятып буламыни инде?! – ди Гөлүсә апа.
Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Юк икән шул, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Боерган авылы апаларының үз шөгыльләре турында шундый яратып сөйләүләре чын мәгънәсендә соклану һәм, чыннан да, кызыксыну уята.
Оста куллы апаларның кул эшләрен мин югары дәрәҗәдә дип атар идем. Шуңа да район, республика күргәзмәләрендә алар гел беренчедер. Киләчәктә дә бу уңган апаларга кешеләрне куандырып яшәү өчен исәнлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын.
/ Гөлия Ибатуллина фото-видеолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев