Инфекционист коронавирус белән авыручылар өчен гади киңәшләр бирде
Мария Мясникова дөрес ятарга, эчемлекләр эчәргә кирәклеген ассызыклый
2нче йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Мария Мясникова өй шартларында коронавирстан дәваланучы кешеләргә берничә киңәш бирде. Табиб сөйләгәнчә, COVID-19ны дәвалаганда кулланыла торган сыеклык санын арттырырга кирәк, өстәвенә, эчелә торган суга витаминлы эчемлекләр өстәргә кирәк.
Шулай ук Мясникова табиблар билгеләгән барлык дару препаратларын кабул итәргә һәм корсак та ешрак ятарга киңәш итә, чөнки мондый позиция сулышны җиңеләйтә. Корсакта ятуны җайлырак итү өчен, белгеч мендәрләрне күкрәк читлеге һәм таз астына куярга тәкъдим итә,эч әзрәк "асылынып" торсын диде.
Чыганак АиФ Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев