Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инсаф хәзрәт Чаллы артистларын ифтарга җыйды

Анда артистлар бергәләп намаз да укыды, үзләрен кызыксындырган дини сорауларга җаваплар да алды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Без тарихта эзлебез» дип аталган кичә булды. 
Кунакларга артистлар театраль тамаша, «Нур» балалар ансамбле чыгышы тәкъдим ителде. Мөселман кардәшләрне Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, ТР Диния нәзарәте башлыгы,  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин котлады. «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Инсаф Сәүбәнов вәгазь һәм дога укыды. Әлеге матур, эчтәлекле чараны Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров алып барды. 
«Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Инсаф Сәүбәнов кичә сәхнә осталарына хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән, авыз ачу мәҗлесе уздырды. Анда артистлар бергәләп намаз да укыды, үзләрен кызыксындырган дини сорауларга җаваплар да алды. “Мондый дини чаралардан һәрвакыт рухи яктан баеп, сафланып кайтасың. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да иман байлыгы, бәрәкәтле гомерләр насыйп әләсен иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын”, - ди сәнгать әһелләре. 

Зөлфия ГАЛИМ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев