Йөкле хатын 7нче каттан егылып төште
Яңалыклар тасмасы

Йөкле хатын 7нче каттан егылып төште

Әмма бер җире дә сынмаган.

«База» мәгълүматлары буенча, Владивостока  яшәүче 28 яшьлек 30 атналык авыры  булган хатын-кыз төнлә йоклый алмагач, тәрәзәләр юарга тотына.
Тәрәзә төбенә менеп баса һәм кулы ычкынып китеп урамга егылып төшә. Ул аркасы белән төшә һәм авыртуга түзә алмыйча кычкыра. Тавышка күршеләре килә һәм ашыгыч ярдәм хезмәте чакыра. 
Урынга килгән медиклар бригадасы шакката: зыян күрүче йөри, исән-сау. 7нче каттан төшсә дә баласын да югалтмый.
Хастаханәдә хатын-кызда имгәнү, сыдырылулар барлыгын ачыклыйлар. Иң гаҗәбе аның бер сынган җире дә булмый. 
Приморье сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, ханым палатада мөстәкыйль йөри, җайланып килә. Ул башка беркайчан да мөстәкыйль рәвештә тәрәзә юмаска сүз биргән. 

Фото: ясалма интллект иҗаты
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига бәла-каза Йөкле хатын 7нче каттан егылып төшкән

Нет комментариев