Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Йорт төзетәм дип, биш балалы гаилә урамда калды

Шәһәрдәшебез Резедә Илаева гаиләсе «Проект Даром» оешмасы корбаны булган. Барысы да килешү буенча барса, 5 балалы гаилә бүген үз йортында рәхәтләнеп яшәр иде.

Чаллыда прокуратура таләбе буенча «Проект Даром» төзелеш фирмасы җитәкчесенә карата җинаять эше кузгатылды. Прокуратура тикшерүе барышында ачыкланганча, Максим Логинов 2024 елдан башлап йорт җиткерүгә йөзгә якын килешү төзегән. Клиентлардан 5-8 млн сум акча алган. Төзүчегә түләр өчен, гаиләләр ипотека, кредитлар алган. Килешү буенча, траншлар вакытында килеп барса да, эшләр вакытында төгәлләнмәгән – йортлар төзелеп бетмәгән килеш калган, бу исә зыян күрүчеләрне прокуратурага мөрәҗәгать итәргә этәргән. Татарстан прокуратурасы белдерүенчә, Логинов килешүдә күрсәтелгән эшләрне башкара алмаган, аның моның өчен ресурслары булмаган. «Проект Даром»да нибары 3 кеше эшләгән, үз бригадалары, техникасы да булмаган. Шул рәвешле, төзүче клиентларны алдап йөрткән, акчаны законсыз рәвештә үзләштергән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, аеруча зур күләмдә мошенниклык маддәсе буенча, җинаять эше кузгатылган. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү барышын контрольгә алган.  

«Иркендә, үз йортыбызда яшәрбез, дип хыялландык»

Шәһәрдәшебез Резедә Илаева гаиләсе дә «Проект Даром» оешмасы корбаны булган. Барысы да килешү буенча барса, 5 балалы гаилә бүген үз йортында рәхәтләнеп яшәр иде. Әмма моның урынына алар булмаган торакларына 37 мең сум ипотека кредиты түли, 30 меңгә фатир арендалый. Гаиләдә 5 баланы туендырырга, киендерергә дә акча күп китә, бөтенесе сыйсын өчен 7 урынлы машина да алырга туры килгән. Кечкенә балага нибары 7 ай, Резедә үзе декрет ялында, акча табу тулысы белән гаилә башлыгы өстендә.  

Зыян күрүче әлеге хәлләрне сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый: «Гаиләбез ишле булгач, 2024 елда үз йортыбызны булдырырга кирәк дигән фикергә килдек. Балалар тавышланалар бит, күршеләрдән дә уңайсыз. Иркендә, үз йортыбызда яшәрбез, дип хыялландык. Үзебезнең җиребез юк иде. Риелторга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә төзүче оешма табып бирде, аларга беренчел кертем дә кирәкми, үз җирләре бар икән. Шул төзүче белән очраштык. «Банк биргән 6 млн-га кирпеч йорт салып булмый, каркас йорт төзибез, җылытабыз», – диде. Проектларны да күрсәттеләр. Җире дә булгач, төзеп тә биргәч, әйбәт дип ризалаштык. Кыш көне СНТ «Санаръ» дигән җирдән участок карарга бардык. Максим Логинов үзе күрсәтте. «Минем 9 участок, кайсы ошый сайлагыз. Монда күл бар, балык тотарсыз, кошлар сайрый, тыныч, яхшы җир», – дип аңлатты.  

8 сутыйлык җирнең бәясе 1 млн 450 мең сум булган. Алдан 6 млн-га җир дә, төзелеш тә керә дип сөйләшсәләр дә, аерым килешүләр имзалаганнар. 6 нчы февральдә банкта  электрон килешү төзегәннәр. Шул ук көнне җир участогын сату-алу килешүен дә, йорт төзү буенча килешү дә булдырганнар. Бу хәлләр Сбербанк офисында булган. Килешүне риелтор контрольдә тоткан, Максим Логинов үзе дә  шунда булган. Электрон теркәүгә документлар тапшырылган, документлар әзер булгач, банк 1 млн 145 сум һәм 1 млн 695 мең сумлык ике транш күчергән, бу акчаларны төзүчегә илтеп биргәннәр. Шул ук елның кышында фундамент ясаганнар да төзү эшләре туктатылган. «Ник эшләмисез?» – дигән сораулар җавапсыз калган.  Апрель аенда тагын транш була, акчаны илткәч тә эш башланмый әле. «Кайчан башлыйсыз?» – дип сорагач,  «Кар эрегәнен көтәбез, судан техника керә алмый», – дип аңлаталар. Язын гаилә участокларына барып карый, төзүче алдамаган, дөрестән дә «күл» якында гына, тик балыклары гына юк. «Тездән су иде, безнең җир сазлыклы урын булган. Алар җирне күтәртмичә генә төзи башлаганнар. Шаккаттык инде бу суга. Күршеләр «Сезгә монда үрдәкләр генә җитми», – диләр».

Сүзгә гаиләнең юристы Илдус Гарафов та кушыла. «Гаилә башлыгы «уровеньны» тикшергән. Күршеләрнең нигезе булган җирдә боларның инде каркас башлана. Тагын, ким дигәндә, ярты метр биеккәрәк күтәрергә кирәк. Хәзер төзелеш экспертизасына бирдек. Тиздән җавап килергә тиеш».

Сулар кипкәч июльдә диварларны күтәрәләр, түбә ябалар. Эш сыйфаты буенча бирелгән сорауларга эшчеләр: «Безгә сөйләшергә ярамый, менеджер Азат кына җавап бирә ала», – диләр. Гаилә артык төпченеп тормый, шулай тиештер итеп уйлый.  

«Чират җиткәч эшлибез, безне борчымагыз»,  – диләр

«Аларның рекламасында 3 ай эчендә төзибез дип тора иде. 2024 нче елның октябрендә генә тәрәзәләрен куйдылар. Без бит аренда өчен дә, ипотека өчен дә түләп торабыз. Ашыктыра башладык. Тизрәк эчке эшләрне тәмамласыннар дип теләдек. Килешү буенча, бу вакытка эчке буяу-сылау эшләре тәмамланырга тиеш иде, шуңа  банк транш күчерә алмады. Эш дәвам итсен өчен эчке эшләрне килешүдән алып тордык. Төзүчеләр ул 700 меңне үзегез алып ясап бетерсәгез дә ярый диләр. Кая инде, септиклар да юк, җылы идәннәр дә, котеллар да – берни эшләнмәгән. Моңа 700 мең генә җитми бит, үзләре эшләсен дидек. «Алайса, көтегез, чират җиткәч эшлибез, безне борчымагыз», – диләр. Шулай икенче җәйгә кадәр без боларны борчымадык. 2025 елның җәендә шалтыратабыз – телефоннарын алмыйлар. Бу Максим болай да җавап бирми иде инде. Офисларына бардык, бикле. Шикләнә башладык. Ирем берничә тапкыр офисларына барды, бик озак шакып торгач кына ачканнар. Бер атна эчендә эшли башламасагыз прокуратурага бирәбез дигәч , безгә хат тоттырдылар. Анда безнең 1,2 млн түлисе бар дип язылган. 15 көн эчендә түләнмәсә, судка бирәбез дигәннәр. Каян килгән инде аларга безнең бурыч.  Шул арада безгә риелтор шалтырата башлады, йорт төзелеше турында сорашты, бу фирманың күп клиентларны алдаганы ачыкланды...» – дип сөйли Резедә. Гаилә прокуратурага гариза яза. Анда «Логиновтан зыян күрүчеләр инде 20 гаилә тирәсе, сез үзегез генә түгел, борчылмагыз», – диләр.  

Акчаны кайтаруга өмет миллионга бер 

Юрист Илдус Гарафов: «Илаевлар мөрәҗәгать иткәнче яныма 3-4 гаилә Логиновка зарланып килгән иде», – ди. «Мин риелтор белән сөйләштем, ни өчен шундый төзүчеләр белән эшләүләре белән кызыксындым. Менеджерлар: «Шәхси эшмәкәр Логинов җитәкләгән «Проект Даром» төзүче оешмасы өч банкта аккредитация узган, шуңа шикләнергә сәбәп булмады», –  дип аңлатты. Әле Максим Логинов күчемсез милек агентлыклары өчен семинарлар да үткәргән, «Клиентларыгызны миңа китерегез, беренче кертемсез йорт салып бирәм», – дигән. Мин инде бер ай бу эш белән шөгыльләнәм. Эчке эшләр идарәсенә Логиновны җаваплылыкка тартуларын сорап гариза яздык, әле җинаять  эше кузгатылган дип җавап алмадык, бәлки безнең гаризаны да гомуми эшкә кушарлар. Хәзер экспертлар нәтиҗәсен көтәбез, шуның нигезендә аванс итеп керткән 6 миллион 150 мең сумны кайтаруны сорарга телибез. Экспертиза бу урында йорт төзелешен дәвам итәргәме, күпме акча тотылган, төзелешне тәмамларга тагын күпме акча кирәк, калган эшләр күләмен бәяләргә тиеш. Әмма, миндәге рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Логиновның алырлык берние дә юк.  Юриспруденциядә 25 ел эшлим, тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, ул барысына да алдан әзерләнгән булырга тиеш. Тик мин бу эшнең очына чыгарга тырышам. Шәхси эшмәкәр август аенда банкротлыкка гариза язган булган, әмма суд аны кире каккан.

Ничек яшәргә?

Берничә ел элек гаилә, мошенниклар тарафыннан зыян күреп, 4 бүлмәле фатирларыннан колак каккан булган инде. Бу юлы тагын алданганнар.

«Хәзер Илаевларга туганнары ярдәм итәргә алынган. Азык-төлек белән булса да бераз булышырбыз», – ди алар. Ишле гаиләдә яшәү өчен дә чыгымнар җитәрлек.

Гаиләдә иң күп акча һаман да шул торак арендалауга һәм ипотекага китә. Бу авыр хәлдән чыгу өчен Илаевлар тору урынын вакытлыча булса да хәл итүдә ярдәм сорый: «Дәүләт арендага булса да торак биреп торсын иде», – ди алар. «Илдә демографияне күтәрергә кушалар, әмма балаларны тәрбияләү өчен шартлар да кирәк бит, иң беренче яшәү урыны кирәк», – ди Резедә көрсенеп.  Фатир арендалап тору акчаны җилгә салган кебек, тик яңадан ипотека алырга мөмкинлек юк.

 

Әлеге материалны язган вакытта экспертиза нәтиҗәләре билгеле булды. Белгечләр тикшерүе буенча, төзелештә кимчелелкәрне төзәтү өчен 67 мең сум, йортны килешенгәнчә төзеп бетерер өчен 2 млн 188 мең сум акча кирәк. Моннан тыш, фундаментны күтәртер өчен барлык конструкцияне яңадан сүтәсе була (дивар, түбә һ.б.) Боларны үтәмичә, йортны төзеп бетерү мәгънәсез булып санала. 

Гүзәл Шиһапова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев