Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипотека: нинди программа кулайрак? - ВИДЕО

Нинди генә заманнар булмасын, торак мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Быел ипотекага фатир яки йорт алучылар саны тагын да арткан.

Интернеттагы чыганакларга күз салсак, 2023 елның беренче яртысында гына да Россиядә 132 мең ипотека килешүе төзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк, 2021 ел белән чагыштырганда – 11 процентка. 

Бүгенге көндә фатир сатып алу өчен нинди ипотека программалары эшли? Нинди дәүләт ярдәме бар? Болар һәм, гомумән, фатир базарында нинди яңалыклар көтелүе турында Татарстан риелторлар гильдиясенең Яр Чаллыдагы тулы вәкаләтле вәкиле Светлана Газетдинова белән әңгәмә кордык. 

Светлана Вениаминовна, бүгенге көндә нинди кулай ипотека программалары бар? Алардан кемнәр файдалана ала?

– Иң беренче «Гаилә ипотекасы» турында сөйлисем килә. Бүген аның ставкасы 6 процент. Шартларына килгәндә, бу программадан ике баласы булган гаиләләр файдалана ала. Төгәлрәк әйтсәк, гаиләнең 2018 елның беренче январеннан 2023 елның 31 декаберенә кадәр аралыкта беренче яки аннан соңгы балалары туган булырга тиеш. Моннан тыш, сатып алынасы фатир бәясенең 20,1 процентын тәшкил иткән беренчел түләүләре булу да шарт. Инвалид яки уллыкка (кызлыкка) алынган балалары булган очракта да гаилә әлеге программа ярдәмендә торак ала ала. Ул куллануга тапшырылган яки төзелеп килүче йорттан фатир алырга да, икенчел торак алырга да, өлешләп төзү («долевое строительство») килешүе буенча да, шулай ук төзелеш компаниясенең үзеннән әзер шәхси йорт алырга да (сату-алу килешүе буенча) мөмкинлек бирә. 

– Ә әлегә гаиләсе булмаганнар түбән ставкалы ипотекадан файдалана аламы? 

– Бүгенге көндә яңа төзелгән йортлардан фатир алу, ягъни төзелеш компаниясенең үзе белән килешү төзү кулайрак. Монда дәүләт ярдәме каралган. 2023 елның 1 июненнән яңа йортлардан фатир алу программасының ставкасы 8 процентны тәшкил итә. Аның эшләү принцибы болайрак: банк сатып алучыга ипотеканы, әйтик, 18 процент урынына 8 процент белән бирә. Аерманы банкка дәүләт күчерә. Һәм, иң мөһиме, бу программадан мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем файдалана ала. Гаилә программасындагы кебек үк, монда да беренчел кертем торак бәясенең 20,1 процентын тәшкил итә.

– Билгеле бер һөнәр ияләре өчен каралган махсус программалар бармы?

– «IT-ипотека» дигән программа бар. Аның ставкасы 5 процентны тәшкил итә. Программа аккредитация үткән IT-компания белгечләре өчен. Шартлары болайрак: белгеч 36дан 50 яшькә кадәр булган очракта аена уртача 120 мең сум (регионнар өчен) алып эшләргә тиеш. Мәскәү IT-белгечләре өчен хезмәт хакының күләме – 150 мең сум. Ә менә яшьләрнең – 25тән алып 36 яшькә кадәрге белгечләрнең хезмәт хакы билгеле бер күләмдә булырга тиеш дигән шарт куелмаган.

– Чаллыда бу программадан файдаланучылар бармы?

– Минем практикада әле ике кеше генә мөрәҗәгать итте. Һәм алар әлеге программадан файдалана алды.

– Хәрбиләр өчен махсус программа каралмаганмы?

– Әлегә СВОга кагылышлы махсус программалар юк. Шәхсән миндә тиздән булыр дигән өмет бар. Ә менә контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар өчен ипотека программасы бар. Аның шартларын банк индивидуаль карый. Хәрбиләр дигәннән шуны әйтәсем килә, ялга кайткач, әгәр фатир алырга планлаштыра икән, банклар аңа ипотека бирә. Ул югарыда әйтеп киткән гаилә ипотекасын да ала ала (ипотека шартлары үтәлсә), яңа йорттан фатир алу өчен каралган дәүләт программасы буенча да. Кире фронтка киткәндә ул тормыш иптәшенә яки якын туганына түләүне башкару өчен «ышаныч кәгазе» язып калдыра.

– Коммерция ипотекасын бүгенге көндә нинди ставка белән алалар?

– Бүгенге көндә ул 18 процентны тәшкил итә. Әмма билгеле бер шартларны үтәп, аны 15-17 процент белән алу мөмкинлеге бар. Мисал өчен, гомерне иминиятләштерү ставканы 0,3 процентка төшерә. Әлеге банк аша хезмәт хакы алынган очракта да ставканы киметү мөмкин. Аннары, ставканы сатып алу дигән термин бар. Әйтик, фатир сатып алучының беренчел түләүдән кала тагын күпмедер акчасы бар, ди. Түләнәсе акчаның күләменә карап, банк белән килешү буенча ул ставканы төшерүгә ирешә ала. 

– Ипотека түләүченең бурычын каплар өчен күпмедер акчасы барлыкка килде, ди.

– Монда карарга кирәк: аның айлык түләү суммасын киметәсе киләме, әллә ипотеканың срогынмы? Әлбәттә, ипотека срогын киметү кулайрак. «Переплата» кимиячәк. 

 – Сер түгел, ставкалар артканнан-арта. Киләсе үзгәреш кайчан көтелә?

– Яңалыклар 15 декабрьдән соң булыр дип торабыз. Арту ягына дип фаразлана. Коммерция ипотекасы ставкалары 22 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин.

– Күптән түгел генә берәү югары ставка белән ипотекага фатир алды, ди. Берничә көннән ставкаларны түбәнәйтәләр. Бу очракта ул кеше нишли ала?

– Бу очракта рефинансирование, ягъни яңа шартларга туры китереп кабаттан исәпләү ясарга була. Үземнең практикада да бер очрак булды. Бер ханымга 25 процент белән ипотекага фатирны рәсмиләштерүебез булды, берничә көннән ставкалар 14 процентка төште дә куйды. Мин тизрәк клиентыма шалтыратып бу хәбәрне җиткердем һәм рефинансирование ясар өчен офисыма чакырдым. Банк аңа яңа шартларда ипотека түләүләрен әзерләп бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев