Ир-егетлек мәктәптә үк бетә...
Таныш хатын-кыз укытучым беркөнне миңа болай ди: «Мәктәптә укучы малайлар еш кына ир-атларга бирелә торган сорау белән дә безгә мөрәҗәгать итә. Күпчелек очракта җавап бирә алмыйбыз».
...Матриархат чорында яшибез сыман. Хатын-кыз җитәкчелеккә омтыла, гаиләсен, балаларын онытып, акча эшли, типтереп яшәргә атлыга, өеннән ирен куып чыгара, ир хакы, гаилә хакы дигән төшенчәләрне дә көлеп кенә кабул итә. Ир-егетләр өйдә, мәктәптә үк хатынша булып тәрбияләнә, үсә, өлкәнәя барган саен, тормыш дилбегәсен үз кулыннан капма-каршы җенескә тапшыра бара. Ир-егетлек бик арзан бәяләнә торган сыйфатларның берсенә әверелә.
Беренче абзац белән икенче абзац арасындагы бәйләнешне сизәсезме? Турыдан-туры бәйлелек, шулай бит. Әйе, мәктәптә ир-атлар юк хәзер. Ир-ат бирергә тиешле җавапны да, ир-егетләр генә аңлата алырлык һәм сеңдерә алырлык нечкәлекләрне дә хатын-кыз укытучылар бирергә мәҗбүр. Китаптан укымаган булса, бирә дә алмаячак. Мәктәп укучысы (малайлар турында сүз бара) гүзәл затларның фикер сөреше белән яши, тәрбияләнә башлый. Физкультура һәм хезмәт дәресләрен дә хатын-кызлар укыткан вакытта малайларда көчле, дөнья тоткасы булырдай сыйфатлар кайдан килсен дә, ничек булсын, ди.
Гаиләдә дә шулай. Тулы гаиләләрдә ир-егетләр ат ролен башкара, тормыш алып барырга тырыша. Малаен да, кызын да анасы тәрбияли. Еш кына шул аналар хәләл җефетләреннән зарлана, акча җитмәүдә, күршеләре кебек яши алмауда тәнкыйтьли... Малае да, кызы да моны ишетеп үсә. Малаеның – ир-ат, кызының – әтисе кебек ирнең хатыны булмау теләге аңына сеңә. Аерылган ата-аналар турында әйтеп тә тормыйм. Булачак егетне (ир-егетне) хатын-кыз тәрбияли, хатын-кыз укыта, соңрак хатын-кыз эшләтә. Әлбәттә, ир-ат булып җитешү турында сүз алып баруның мәгънәсе дә калмый.
...Совет елларында берзаман мәктәпләрдә хезмәт хакын арттырганнар. Шуннан мәктәпкә ир укытучылар килүе бермә-бер арткан, диләр. Әллә мин әйтәм...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев