Ирек Камалов: «Кар сыннарын күрергә чит республикалардан ук киләләр!»
Кышын Камаловларның йорт яны Сабан туе мәйданын хәтерләтә.
Мөслим районы Күбәк авылында яшәүче Камаловлар гаиләсенең кайда яшәгәнен якын-тирәдә бар да белә. Кышын аларның йорт яны Сабан туе мәйданын хәтерләтә. «Иртәдән кичкә кадәр кеше өзелми», – ди хуҗалар. Ирек Камалов исә: «Бер кичне хәтта 21 машина санадым», – дип горурлана.
Инде 35 ел гаилә кар сыннары ясап, авыл халкын да башка җирдән килүчеләрне дә сөендерә. Берсе – эчке эшләр идарәсендә, берсе медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Ирек абый берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләр вакытында Чечняда да булган.
«1989 нчы елда капка төбенә Кыш бабай белән Кар кызы ясап куйдык. Элек авылда сыннар ясаучы булмаган. Кызыксынып, килеп карый башладылар. Янына чыршы утыртып куйдык. Кешедән оялып кына капка артында керпе, гөмбә сыннарын да күтәрдек. Барлы-юклы гирляндаларны элдек. Авыл халкы кызыксынучан бит, үрелеп ишегалдына да күз сала башлады. Аннары инде капканы ачып ук карарга тотындылар. Шуннан соң ел саен кар сыннар йорт каршына ясап куя башладык», – ди Ирек абый.
«Быел гына һава торышы әллә нинди булды, яңгыр яуды, сыннар җебеп төште. Пакетлар, тукымалар белән каплап та куйган идек, әмма алай гына саклап бетереп булмый икән шул», – дип сүзгә кушылды Илфира апа да.
Декабрь азагында явым-төшем күп булмагач, карны авыл буйлап, күршеләреннән арбага тутырып ташыганнар. Аннары икенче көнне үк кар явып үткән, ташыганын яңадан түгәргә туры килгән.
«Әкият геройлары гына ясасаң да эше күп шул. Яныбызда тәрбиягә алган 4 балабыз да бар. Шулар булыша», – ди Камаловлар.
Камаловлар үзләренең улын һәм кызын укырга чыгарып җибәргәч, тәрбиягә 12 бала алган булган. Хәзер инде яшь ярымда алып кайткан кызларына да 15 тулган, 18 яшь тулгач әкренләп оядан чыгып китәләр, үз тормышларын көйлиләр икән.
«Асрамага алдыгыз» дигән сүзне яратмыйлар. «Без аларны тәрбияләп кеше итәр өчен алабыз», – диләр. Закон буенча бер балага 18 кв метр мәйдан кирәк, шуңа йортның түбәсен сүтеп, икенче катын күтәргәннәр. Өстәмә бүлмәләр, мунча булдырганнар.
Камаловларга Татарстан хакимияте микроавтобус та бүләк иткән. Транспортлары исә тик тормый.
«Балаларны төяп, бергә чыгып китәбез. Актанышка, Минзәләгә, Мөслимгә, Чаллыга йөртәм. Ижау зоопаркына да барып кайттык. Үзебезнең янда калган сабыйлар кимегәч, авыл балаларын да район үзәгенә шугалакка алып барып киләм. Гел юлда йөрсәк тә ишекне беркайчан да бикләмибез. Берсендә Мөслимгә балаларга чыршы күрсәтергә киттек. Бер танышыбыз шалтырата, өйгә кергән, безне тапмаган. «Чәй кайнар, өстәлдә ризык, сыйланыгыз» , – дидем. Без кайткан җиргә өй тулы кеше иде», – ди Ирек Камалов.
Илфира апа да кеше килгәнгә сөенә. «Турыбызда иртәдән кичкә кадәр кеше йөри, шундый күңелле. Азнакайдан, Әлмәттән, күрше районнардан һәм хәтта Башкортстаннан да киләләр. Әле күптән түгел генә Актаныштан берәү булып китте. Төш вакытында тагын шул ук кеше килде, бер-берсен чакырып алып киләләр. Кунакка да кереп чыгалар, рәхмәтләр әйтәләр, күчтәнәчләр калдыралар», – ди хуҗабикә.
Узган елны гына Камаловлар, авырып китүләре сәбәпле, йорт яннарын бизәмәгәннәр. Әмма халык барыбер матурлык күрергә өметләнеп килгән. Быел да гирлянда гына эләргә дип тотынсалар да, бирелеп китеп, әкият ясап куйганнар. Моңа бит күпме көч һәм вакыт кирәк.
«Маллар тотмыйсыздыр» , – дип сорагач, бертавыштан: «Юк, маллар юк. 20 куян, 20 баш сарык, тавыклар һәм умарта гына», – диләр. Электән 300 баш куян, дистәдән артык эре мөгезле терлек асраган гаиләгә болары чүп кенә икән.
Әңгәмә ахырында бәйге турында да сүз кузгаттым. Ел саен «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгы республиканың Җәмәгать палатасы белән берлектә кышын бизәлгән иң матур ишегалдын сайлый. Камаловлар бер тапкыр җиңгән инде. Быел уллары җырчы Нәргиз Камалов кыстап кына фотоларны интернетка урнаштырган. Әйе, бәйгедә җиңү өчен ясамыйлар шул алар бу сыннарны. «Кар эресә дә, матурлык кеше күңелендә кала бит ул», – дип җавап бирделәр алар бертавыштан.
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев