Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирек Уразаев: «Күренекле укытучыларга һәйкәл куярга кирәк!» - ФОТО, ВИДЕОЛАР

Чаллының данлыклы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе үз хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Өлкәннәр көне һәм педагогларның һөнәри бәйрәмнәре белән котларга әдәби-музыкаль кичәгә җыйды.

Укытучылар каршында Гөлдания Хәйруллина, Сәрия Нәбиуллина, Илшат Хәмәдиев, Марсилия, Гөлназ Закирова, Илнур Гомәров, Нияз Хәмәтшин кебек танылган артистлар чыгыш ясады.

Профком җитәкчесе Суфия Вәлиева тырышлыгы белән бәйрәм онытылмаслык чарага әйләнде.  Гимназиянең 33 сыйныфына да ветеран укытучылар беркетелгән. Балалар әлеге өлкән укытучыларны ишектән керү белән котладылар, бүләкләрен бирделәр. Ә бәйрәм табынына тәм-томнар, чәчәкләр сатып алырга шушы гимназияне тәмамлаган Рөстәм Шәрифуллин ярдәм итте.

Шагыйрә Зөләйха Минһаҗевага кушылып, залдагы укытучылар биеде, җырлады.

Чараны ТР журналистлар берлеге әгъзасы, шушы мәктәпне тәмамлаган Резидә Ганиева белән «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов алып барды. 

 

 

Үз гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган өлкән яшьтәге мөгаллимнәр мәктәпкә балаларны сагынып килүләрен әйтте. Әңгәмәдәшем Фидания Абдулла кызы Ганиевага 82 яшь. Аның мәгариф системасындагы эш стажы 50 елга якын. Башта Мөслим районының Баек авылында укыткан, аннары иптәше белән бергә Чаллыга килгән. 2нче гимназиядә оештыручы булып эшләгән, озак еллар музыкадан, рус теленнән белем биргән. «Укуымны тәмамлаганнан соң беренче ел укыткан балалар хәзер дә шалтыраталар. Шулкадәр олы куаныч бу! Үзем дә балаларны яраттым. Мин баланың аңламаганын күзеннән күрә идем. Яңадан теманы сыза-сыза аңлата идем. Бервакыт шундый хәл булды. Бер бала мине көтеп ишек төбендә тора. «Апа, миннән бүген сорамагыз әле», – ди. «Нәрсә булды?» – дип сорагач: «Әти төне буе кайдадыр йөри, аннары әни белән сугыша», – ди. Бу баланың хәлен ничек аңламыйсың? Ул миңа боларны ничек әйтә алган? Ышанганга күрәдер. Шундый балалар күп ул. Аларның хәленә керергә кирәк. Тормыш ничек бара, балаларда да шушы ук авырлыклар була. Бала да җиңсен, сиңа да рәхәт булсын өчен аларны аңларга кирәк», – дип яшьләргә киңәшләрен бирә ветеран педагог.

Укытучылар көнен дә, эшкә килгән көннәрен дә бәйрәм итеп кабул иткән Рәмзия Даут кызы Хаҗиева 35 ел балаларга белем биргән. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул Саба районы Олы Нырсы урта мәктәбендә химия, биология укыта, аннары тормышка чыгып Чаллыга килә. 2нче гимназиядә чирек гасыр эшләп лаеклы ялга чыккан. «Иң мөһиме – балаларда фән белән кызыксыну, мәхәббәт уяту. Шушы фәннең тормышта иң кирәклесе икәнлегенә төшендерә алсаң, балалар аны өйрәнәләр. Биологиядә кеше үзенең табигать баласы икәнен аңлый. Ул табигатьне белми икән, димәк, үзен дә белми. Табигатькә зыян саласың икән, үзеңә зыян саласың дигән сүз. Ә химиягә килгәндә, һәрбер хатын-кыз химик. Консервлар ясыйбыз, тозлыйбыз, камыр куябыз – пропорцияләрне белмәсәң, ул уңмый, хәтта ашка тоз салганда да химияне белергә кирәк. Эшемне шулкадәр яратып эшләдем», – дип сөйли Рәмзия ханым.

Бәйрәмнең иң хөрмәтле кунакларының берсе Ирек Таһир улы Уразаевка 91 яшь. Шуның 58 елын ул балаларга багышлаган. 14 ел Бигеш балалар йортында, 28 ел 2нче мәктәптә директор булып эшләгән. 

Балалар йортында 498 ятим баланы укытып чыгарган. Хәзерге вакытта аларның иң олысына 72 яшь икән, үзләре күптән әби-бабайлар. Татарстанда, Удмуртиядә, Чувашстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта Украинада яшәүче укучылары быел аны Укытучылар көне белән тәбрикләгән.  

Ирек Таһирович фикеренчә, бүген укытучының эшен күрсәтергә, аларның авторитетын күтәрергә кирәк. «Озак эшләгән күренекле укытучыларга аерым урыннарда һәйкәл куярга кирәк. Без башкаларга һәйкәлләр куябыз, әйтик, җырчыларга, артистларга, ә укытучыларга һәйкәл барын ишеткәнем юк. Балалар йорты директоры булып эшләгән Макаренконы искә дә алмыйлар. Һәйкәл булса, укучылар карап китәр иде. Кешегә андый әйберләр бик нык тәэсир итә. Бигрәк тә укытучы кешенең күңеле бик нечкә, аңа кайчак ягымлы сүз әйтү дә җитә. Моны үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм». 

Тәҗрибәле укытучы системаны үзгәртү яклы. Моның өчен җитәкчеләрнең мәгарифтә эшләү тәҗрибәсе булу кирәк, ди ул.

Бәйрәм уңаеннан гимназия директоры Лиза Нәбиуллина шәһәркүләм «Аңлый торган укытучы (Понимающий учитель) – 2022» бәйгесендә җиңү яулаган Гөлшат Ризвановага диплом, чит телләр укытучысы Светлана Старовайтовага Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамотасын тапшырды. 

Бәйрәм кичәсе, елдагыча, чәй табыны янында сый-хөрмәт белән төгәлләнде. Өлкәннәр көне, Укытучылар көнен уздыруның башында күп еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган Энҗе Харисова торды. Хәзер ул гимназиянең музей җитәкчесе буларак, уку йорты белән бәйле тарихны бөртекләп җыя.   Кунакка килгән өлкән мөгаллимнәр чараны уздыруда хезмәте кергән "Эврика" мәдәният үзәге артистларына, 2нче гимназия коллективы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламовага рәхмәтен җиткерде.

/ Фотолар 2нче гимназиядән алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев