Җиргә магнит давылы якынлаша
18.00 сәгатьтә башланачак.
Җиргә көчле магнит давылы ябырылачак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Кояш астрономиясе институты лабораториясе галимнәре кисәтә. Магнит давылы бүген, 20 августта 18.00 сәгатьтә башланачак. Ярты төнгә көчсезләнәчәк, ләкин геомагнит фоны тынычланмаячак.
Җирнең геомагнит кыры 21 августта иртәнге 6.00 сәгатьтә генә үз нормасына кайтачак.
Кагыйдә буларак, магнит давылларын һава торышына сизгер кешеләр ныграк тоя. Магнит давылы дулаган көннәрдә аларга физик һәм эмоциональ киеренкелекне чикләргә, хәмер һәм каты кофе эчмәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев