Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Иркәнәштән Фәйдровлар гаиләсе: «Көн дә сәгать 4тә торабыз!»

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында «Шәһри Чаллы» газетасын өзелеп көтеп торучы 87 яшьлек укучыбыз яши. Җәмилә апа Галиеваның хәлләрен белеп, үзен күреп кайтырга булдык.

Ул Мөслим районы Әндереш авылыннан, хәзер кызы Энҗе гаиләсендә яши. Фәйдровлар – Иркәнәштә үрнәк һәм эшчән гаиләләрнең берсе. Аларның йортында 4 буын вәкиле яши: Җәмилә апа, Энҗе апа белән кияве Ринас абый. Аларның уллары Сирин дә үз гаиләсе белән төп йортта калган. Тормыш иптәше Илүсә белән ике ул үстерәләр. Без килгән көнне ир-атлар эштә иде. Хатын-кызлар белән күңелле әңгәмә кордык.
– Энҗе апа, хәзерге заманда балалар аерым чыгу ягын карый. Сез инде 15 ел бергә яшисез икән. Кыен түгелме?
– Бергә яшәргә өйрәндек инде, берәрсе каядыр кунакка китсә дә юксынабыз. Мин үзем 39 ел авылда фельдшер булып эшлим, күп гаиләләрне күрдем. Яшь барган саен күбрәк уйланасың, бергә яшәүнең уңай яклары күп аның. Әти-әни беркайчан да яшь килеш тормый. Картайгач, каяндыр балаларны: «Безне карарга кайтыгыз әле!» – дип урыныннан кузгату авыр. Гомер буе авылда яшәгән әти-әни дә шәһәргә балалар янына китеп рәхәтләнеп яши алмый. Мин улыма да шуны сөйләдем. Әти-әнине барыбер кем дә булса карарга тиеш була бит. Чыгып китеп, яңадан кайткан бала гомер буе бергә яшәгән кебек түгел. Ә инде бергә яшәгәч, холкың да, башкасы да яраклашып бетә. Тапкан малың да, эшләгән акчаң да уртак, дус яшибез. Әле шулай килеп чыкты: килен минем белән бергә укып йөргәндә дуслашкан иптәш кызымның баласы икән. Без моны балалар өйләнешер алдыннан гына белдек. Шуңа киленгә начар сүз әйтергә дә тел бармый (көлә). Балалар белән мактанырга ярамый, иртәгә ни буласын белеп булмый. Әмма бүгенге көндә мин алардан канәгать.

– Илүсә, ике кайнана белән авылда тору ничек соң?
– Төрлесе була инде (көлә). Бергә яшәүне өйләнешкәнче үк хәл иткән идек. Мин үзем күрше Калморза авылыннан. Шәһәрдә яшәүне күз алдыма да китермим. Кунакка барсак та, бер көн торабыз да ашкынып кире кайтабыз. Аллаһка шөкер, биредә эшләребез бар. Мин күрше авылда информатика укытам, ирем – фельдшер. Хәзер авылларда да шәһәрдәгечә шартлар бит.

– Сезнең гаиләнең үз фермасы бар бит, эше дә каты, димәк. Энҗе апа, күпме мал асрыйсыз?
– Савым сыерлар – 15. Үгезләр, бозаулар – 30-35 тирәсе инде. 15 көн рәттән көтү көтәбез, савым сыерлар көтүгә йөри. Җәй буена өчәр тапкыр эләгә. Безнең җәйнең 45 көне көтүгә китә. Көн саен 150 литр тирәсе сөт савабыз. Иремнең энесе күптәннән сөт җыю белән шөгыльләнә, Актанышка илтеп тапшыра. Әгәр син эшләргә теләсәң, ялкау булмасаң, сәламәт булсаң, авылда һәрвакыт эш бар. Гомер буе шулай. Барасы җиргә чиратлашып йөрибез.

– Илүсә, син ничек уйлыйсың?
– Бөтенебез бергә булганда, барыбыз да исән булганда, авылда мал тотарга кирәктер дип уйлыйм. Мин кияүгә чыкканчы, без үзебез дә 4-5 сыер асрадык. Ничек инде мал асрамаска? Гаиләдә без җидәү. Безнең ике малай үсә, алар да мал дип ашкынып тора, авылны яраталар. Рәхәтләнеп көтү көтәбез, балалар балык тотарга бик ярата. Көтүдә дә тик тормыйбыз: җиләк, дару үләннәре җыябыз, себерке әзерлибез. Шәһәргә барсак: «Кайчан кайтабыз?», «Ничәдә кайтабыз?» – дип торалар. Авылда рәхәт! Арыта инде. Тик бу – безнең яшәү рәвеше.

Энҗе апа:
– Яшь гаиләнең авылда калуының тагын бер уңай ягы бар, моны мин Чаллыдагы оныгым тугач аңладым. Кызым декрет ялыннан соң эшкә чыккач, баласы чирләде, кодагый белән бергәләп чиратлап карарга туры килде. Бала укырга кергәч, мәктәптән кем каршы ала? Авылда бу яктан проблема юк, балаларны күршеләр белән бергә үстерәбез. Иремнең энесе гаиләсе белән каршы йортта гына тора. Оныклар чирләп өйдә калса да, карап чыгарга сорыйбыз, үземнең дә эшем якында гына, төш вакытында кайтып китәм. Дөресен әйткәндә, үзем дә авылда торырмын дип уйламаган идем, сизмичә дә калдым. Кечкенәдән таңнан торып, күрше авылга саз ерып укырга йөрдек, суны чишмәдән чиләкләр белән ташый идек – шулар бик күңелгә тиде. Тик элеккеге авыл белән хәзергесе – икесе ике төрле.
– Йортта эшләр бүленгәнме?
Илүсә:
– Алай эшне аерган юк. Көн дә иртән сәгать 4тә торабыз да, ишегалдына, мал-туар арасына чыгабыз. Кемдер су агызып тора, кемдер азык болгата, кемдер җыештыра. Малайлар да кул арасына кереп баралар, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Аларны иртән уятмыйбыз. Каникулларда да туйганчы йоклыйлар.
– Бакчагызда ниләр утыртасыз?
Энҗе апа:
– Иң күбе – чөгендер, кабак һәм бәрәңге. Бәрәңгене 8 капчык утырттык. Аны техника башкара инде, эшкәртүен – кул белән. Малларга дип чөгендер, кабак үстерәбез. Аларны арба белән берничә рейс әзерлибез. Чөгендерне февраль аена кадәр ашыйлар.
– Илүсә, яшь белгечләр өчен берәр грант программасында катнашкан идегезме?
– Әйе, 10 ел элек дәүләт йорт салырга акча бирде. Салып бетердек инде, идән-түшәмнәре дә әзер, әле күченмәдек. Яшелчәне шул йортның бакчасына утыртабыз.

– Хөкүмәт эшенә дә өлгерәсез...
Энҗе апа:
– Без бөтенебез дә эшлибез: ирем күрше авылда – инженер, улым белән мин – фельдшер, килен укыта. Безне, медик булгач, теләсә кайсы вакытта чакырып алалар. Җәй көне аеруча: өйгә дә киләләр – кемнең кан басымын үлчәргә, кемнең ярасын бәйләргә. Эштәме син, аштамы – барысын да ташлап ярдәмгә ашыгасың. Ярый әле улыбызга эшеннән машина бирделәр. Башта үзебезнең машина, үзебезнең ягулык белән йөрде. Кайтып кына җитә, тагын чакырып алалар.
– Ял итәргә вакыт каламы?
Илүсә:
– Болай яшәү бер яктан ял да инде. Физик эштән соң мәктәпкә барып утыргач та, үзенә бер төрле ял кебек. Көтүдә дә ял итеп кайтабыз. Балалар су керергә Ыкка йөрмәсеннәр өчен ишегалдына бассейн алып куйдык. Чит илләргә барган юк, иң ерагы – Казан инде. Мин үзем самолеттан куркам, иремнең дә алай чит илләргә исе китми. Кайчакта машина белән генә үз илебездәге матур урыннарга барып кайтасы килә. Без авылдан башка озак тора алмыйбыз. Өйдә дә бергәләшеп ял итәбез – балалар белән бергәләп шашка, шахмат, лото уйныйбыз, көлешеп бетәбез, бик күңелле. Балалар 87 яшьлек әби белән дә шашка уйнарга ярата.
– 87 яшьлек әби – ул безнең даими укучыбыз. Җәмилә апа, гаиләдә сезгә дә эш эләгәме?
– Юк-юк, миңа бер эш тә калдырмыйлар, савыт-саба янына да якын китермиләр, барысын да үзләре эшләп куялар. Мин хәзер иркенләп намазларымны укыйм, 3 ел инде диндә. Махсус келәм белән өйрәндем, барысын да истә калдырганчы ике плакат туздырдым. Төнлә дә яткан килеш намазларымны, догаларымны укып ятам. Йоклый алмаган чаклар да була бит. Үземнең авылыма кайтып йөрим, авылдашларны сагынам. Балаларым да, килен дә бик әйбәт, Аллаһка шөкер.


– Җәмилә апа, сез безнең газетаны да яратып укыйсыз икән. Нәрсәсен ошатасыз?
– «Пятачок»ның барлык битләрен дә укыйм, дин сәхифәсен дә яратам. Газета килгән көнне кунак килгән кебек. Бөтенесен дә рәхәтләнеп укыйм, тик башваткычларын гына чишә алмыйм. Аларын балалар караштыра. Программалар да бар, бөтен кирәкле мәгълүмат шунда. Күзем күргәндә укыйм әле, аякта йөреп торам. Газетагыз гел килеп торсын, бик яратып укыйм. Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авылда яшәүче