Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иркәдән сөенечле хәбәр

Татарстанның атказанган артисты Иркә өч элек язылган җырын тәкъдим итте.

Җырчы Иркә концертларда җырланган, әмма рәсми рәвештә тәкъдим ителмичә калган җыры белән уртаклашты. «Сал бер хәбәр» җырының авторлары - Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев.

«Өч ел элек язылган җыр бу. Шул вакытта эчке халәтем шундыйрак иде. Никтер мин бу җырны сезгә рәсми рәвештә чыгармадым, тик концерт программасында яңгырады. Кадерле кешебезне югалтып, без үзебезнең бер өлешебезне югалтабыз, якын кешеләребезне югалткач кына алга таба ничек авыр булуын аңлыйбыз. Якыннарыгызны югалтмагыз, сүз табарга тырышыгыз, үпкәләмәгез һәм бер-берегезне аңлагыз. Бүген бу җырны сезгә яңадан җиткерергә булдым», –  дип язган җырчы үзенең социаль челтәрләрендә.

Фото Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу тамаша конкурс мәдәният эстрада артистлар