Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ирләрен хәрби операциягә озаткан хатын-кызлар белән психологлар эшләячәк

Чаллыда “Заман” яшьләр үзәгендә очрашулар уздыра башларга ниятлиләр.

“Заман” яшьләр үзәге хезмәткәрләре ирләрен хәрби операциягә озаткан хатын-кызларга ярдәм итәчәк. Якын арада алар белән очрашулар уздыра башлаячаклар.

 “Хәзер ныклап очрашулар форматы өстендә уйлыйбыз. Безнең яшьләр үзәгендә “Әни мохите” проекты эшләп килә. Шуңа охшаш булыр дип торабыз. Хатын-кызларга хәзер аеруча авыр. Алар төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Ананың начар кәефе баласына күчә. Безнең максат – аларны бергә җыеп, дуслашу, уртак бер шөгыль табу, киңәшләшеп, ярдәмләшеп тору”, - дип сөйләде “Заман” яшьләр үзәге директоры Анна Кузнецова.

Моннан тыш, балалар белән эшләү дә күздә тотыла. Моны белгечләр сиздермичә эшләргә уйлый. “Баланың әтисе хәрби операциядә, шуңа күрә аның белән максатчан эшлибез дигән сүз түгел. Без моны сиздирмичә эшләргә тиеш. Бала үзенә аеруча игътибар итүне сизәргә тиеш түгел. Без читтән күзәтеп, сиздермичә ярдәм итәчәкбез. Әйтик, мәктәптә бөтен сыйныфка түгәрәк үткәрәчәкбез. Ул анда башкалар белән онытылачак", - ди Анна Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт