Иртәгә юлларда бозлавык булу ихтималы зур
Синоптиклар фаразы.
17 ноябрьдә Татарстанның кайбер районнарында җепшек кар, яңгыр ява. Синоптиклар фаразынча, яңгыр бозга әйләнеп электр чыбыкларын өзәргә мөмкин.
Температура көндез - 2 градус, төнлә -4, -9 градус булыр дип фаразлана. Көньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метр тизлек белән исә. Юлларда көчле бозлавык булуы фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан ГАИ хезмәткәрләре 8 ноябрьдә машина йөртүчеләрне "тимер ат"ларының тәгәрмәчен кышкыга алмаштырырга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев