Исән булса, улыма «яратам» дияр идем
Әниләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Евгений Ивановның әнисе, шәһәрдәшебез Кадрия Җиһаншина белән очраштык.
Ул безгә үзенең әни булган көненнән алып бүгенгәчә баласы белән бәйле тетрәндергеч, гаҗәеп һәм сокландыргыч вакыйгалар турында сөйләде.
«Табибларга «Баламны калдырмыйм!» – дидем»
Улымны бик авыр таптым. Ул катлаулы формадагы ДЦП (балалар церебраль параличы) белән туды. Табибларның: «Нишлисез?» – дигән соравына һич икеләнүсез: «Баламны калдырмыйм!» – дидем. Өйгә чыккач та күп тикшеренүләр уздык, ни әйтсәләр дә эчтән такмак әйткәндәй, бертуктамый: «Минем балам сәламәт!» – дия идем. Бер ай тулгач, күрше хатын әйтә: «Анда Казахстаннан бер әби килгән, шуңа алып кереп кара әле», – ди. Өзгәләнеп: «Әй, ул әби нишләсен инде, күпме табиб өмет бирмәгәнне?!» – дидем. Беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый торган чагым. Тик ул әбинең иртәгә китәчәген белгәч, башымда нәрсәдер «кылт» итте дә атылып кереп, баламны төреп алып чыктым. Шул әби малаемны чишендереп, җилкәсенә салды. Бармагы белән умыртка баганасын сыпырып чыкты. Аннары җиңел генә «шырт» итеп, бер умырткасын урынына кертте. Шундук балам хәрәкәтләнә, имә башлады. Ә бит моңарчы ятып кына тора, акканны гына йота иде. Аннары үсешендә артка калганнарны куып тотар өчен көн дә ЛФК, массаж ясаттык. Көнемнең һәр сәгате язып куелган иде. Бала процедуралары белән яшәдем. Төрле көрпәләрне юып, киптереп, кофемолка аша чыгарып, оннан сыек аш әзерли идем, төнлә пеленкалар юып, үтүкләп киптерә идем – ничек өлгергәнмендер?!
Үсә төшкән саен сәламәтлеге ныгыды, акылы да камил булды, яхшы укыды. Шулай да вакыт-вакыт приступлары булды – аңын югалтып егыла иде. Ашыгыч ярдәм чакыргач, табиблар: «Мондый вакытта нишлисез?», – дип сорыйлар иде. «Кулларым белән сыпырам», – дигәч, «Шулай дәвам итегез», – дип китәләр иде. Үскәч, үзе сизә башлап, җылы душ астына кереп, үзен җайлап чыга башлады.
«Тауларга экстремаль турлар оештырдым»
Бервакыт мин гаиләм белән Магнитогорски янындагы борынгы шәһәрчек – Аркаимга бардым. Ике тау арасыннан менгәндә ай нурыннан салават күпере балкый. Шундый салкын төн, «Киенәсе калган» дигән уемны хәтерлим. Ә ул «күпер»нең теге ягына чыгуга җып-җылы, рәхәт! Югыйсә, ара – бер-ике адым гына. Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрендәге бер урын искә төште. Анда очучы егет әйтә: «Кайдадыр ай нурыннан салават күпере бар, диләр. Шуны күрсәм, мин бәхетле булыр идем», – ди. Ә без бит шуны күрдек!
Кичтән килдек, иртүк автобуска утырттылар да алып киттеләр. «Нинди гамьсезлек – 12 сәгать юлда килеп, бу урынны көндез күрми дә кит инде! Мин булсам, болай эшләмәс идем», – дидем дә, мондый сәяхәтне үзем оештырырга булдым. Ул вакытта Валерий Синельниковның (танылган психотерапевт, гомеопат, язучы – ред.) «Үз чиреңне ярат» китабын яратучылар клубына йөри идем. Анда «Аркаимга барыр идем», – диючеләр табылды. Экскурсовод табып, автобус ялладым. Тур вакытында чирдән котылу, чистарыну өчен диета тоттык. Мин тиешле ашамлыкларны сатып алып, анда баргач, чиратлап дөрес туклану буенча ашарга пешерә идек. Тулы бер система булдырдым. Бик укымышлы, дәрәҗәгә ирешкән кешеләр йөри иде анда.
50 шәр кешене җыеп алып бара идем – әле бит моннан тыш төп эшем дә бар – башта сатучы, аннары озак вакыт ит комбинатында ит үлчәүче булып эшләдем. Кыскасы, тырыштым-тырмаштым. Балалар исә миңа һәрьяклап ярдәм итте – кызым телефоннан заказлар алды, улым әйберләрне ташыды. Бер авыр әйбер күтәртмәде. Ул пешекче һөнәрен үзләштерде, соңгы елларда төрле предприятиеләрдә склад мөдире булып эшләде. Юмор хисе көчле иде, КВНнарда катнашты. Өйдә булсам, күңелем тула – нәрсәгә тотынсам да, малаемның кулы: ремонт та аның өстендә булган, хәтта розеткага кадәр үзе куя иде.
«Улым ислам динен кабул итте»
Бу хакта сөйләргә кыен булса да әйтим, ирем бик авыр холыклы иде. Балаларны коткарыр өчен миңа аның белән аерылышырга туры килде. Инде 30 ел үтте, бүгенгәчә балаларының хәлен белгәне юк. Улым белән ике кызымны берүзем үстердем, аларны аякка бастырыр өчен ниләр эшләгәнемне үзем генә беләм. Моны күреп, улым 10 яшендә Илнур исемен алырга карар кылды. Аш үткәргән идем, мулла килгәч, улым да олы кызым да ислам динен кабул иттеләр, сеңлесенең исемен дә Иринадан Нуриягә алыштыртты. Хәзерге көндә кызым «Орион» яшьләр үзәгендә волонтерлар төркемен җитәкли. Кече кызым Казанда, аның тормыш иптәше христианин, аның динен дә хөрмәт итәм.
Баламны җирләгәч, утырып еладым: «Улыкаем, теләгең кабул булды, мөселманча җирләдек», – дидем.
«Сезнең улыгыз – чын герой!»
Улыма 37 яшь иде. 2023 елны балачактан бергә уйнап үскән, хәрби операциягә китеп һәлак булган дусты Сергейны җирләде. Шуннан соң миңа әйтми генә үзе дә документларын тапшырган. Сентябрь аенда китте.
Авдеевкада барган каты бәрелешләргә эләкте. Кече сержант буларак, җиде тапкыр үз төркемен дошман тылына алып кереп, анда складлар шартлаткан, хәрби бурычлар үтәгән. Аның солдатлары исән-сау чыкты. Соңгысыннан алда бер егетнең аягы яраланды. Минем малай боерык биргән: «Трёхсотых не оставляем!» – дип. Бу баланы алып чыгып госпитальгә озатканнар.
Ул аннары рәхмәтләрен әйтте: «Сезнең улыгыз аркасында мин әле дә яшим. Ул – чын герой. Аның реакциясе шулкадәр тиз, без күрергә дә, аңларга да өлгермибез, ә ул инде дроннарны атып төшерә иде», – диде. Улымның үзенчәлеге – ул ике кулын да бер үк дәрәҗәдә камил куллана иде, ә андый кешеләрнең реакциясе, чыннан да, башка төрле була икән. Сигезенче тапкырында ул яраланган командирны алып чыгарга кергән. Тик шул вакытта туры обстрелга эләгеп һәлак булган. Анда ун кешедән берсе генә исән чыккан, анысы да аяксыз калган.
«Бетә икән малаем», – дидем»
11 сентябрь – туган көнем иде. Туганнарыма: «Килмәгез, улым алгы сызыкка китә, аны кунак итәм», – дидем. Бәлеш пешереп сыйладым. Аннары таба тутырып бергәләп өчпочмак пешердек, аларны юлына салдым. «Иртәгә ничәдә китәсез?» – дигәч, «Әнием, үтенеп сорыйм, зинһар өчен, озатырга барма, миңа бик авыр булачак», – диде. Аны тыңлап кына бармадым, югыйсә хәзер шундый үкенәм. Лифтка кадәр озата чыктым. «Булды, бүтән барма», – дип туктатты. Соңгы тапкыр борылып карагач, йөзе кинәт кенә агарып, суырылып калганын күрдем. Башыма: «Бетә икән малаем», – дигән уй килде.
«Соңгы солдаткача ярдәм җибәрдек»
Соңгы тапкыр сөйләшкәндә улым, сизенгәндәй, олы кызыма: «Нурия, волонтёрлык эшен дәвам ит, берүк безнең егетләрне калдырма», – диде. Шундук үзенең группасына кертте – командирлары белән элемтәдә тордык. Алар үзләренә кирәген язды. Кызым «Ватанны саклаучылар» («Защитники Родины») төркеме белән эшләде. Бик кыйммәтле техникалар, җиһазлар, авыртуны баса торган уколлар җибәрдек. Статусына куюы була, төрле яктан, бөтен Россиядән ярдәм килә. «Сезнең ярдәм туры солдатларга барганын беләбез», – диләр иде. Өйдә токмачлар кистем, чәкчәкләр пешердем, банкалап-банкалап тозладым, кайнатмалар ясадым, яшелчәләр киптердем, коры душ ясап җибәрдек. Улымның иптәшләре: «Сез генә безне онытмыйсыз», – диләр иде. Соңгы солдаткача җибәрдек. Хәзер мин «Поможем нашим» төркеменә кушылдым – госпитальләргә салфеткалар ясыйбыз. Ул егетләр дә кемнеңдер газиз баласы бит, аларга ничек булса да ярдәмем тисен иде.
«Балагызны догадан калдырмагыз»
Телефоннан сөйләшкән саен улым: «Передовойга керәм, догаңнан калдырма», – дия иде. Телем, аңым белән түгел, йөрәгем белән ялвара идем. Ул догаларны укыганда күкрәгем янды. Бәлки шушы догалар улымны гына түгел, башка солдатларны да сакларга ярдәм иткәндер. Хәзер дә көненә икешәр тапкыр дога кылам. Әниләргә әйтәсем килә – балагызны догадан калдырмагыз.
Чаллының «Хәят» мөслимәләр җәмгыяте оештырган төркемгә язылдым. Махсус хәрби операциядә һәлак булган улым хөрмәтенә быел хаҗга барып кайттым. Анда үзем өчен дә, улым өчен дә тәваф кылдым, корбан чалдырдым, көне-төне дога укыдык, сәдакалар өләштек – саваплар булып барып ирешсен иде.
«Улыма «яратам» дия алмадым»
Мин нинди әни булдыммы? Начар әни. Чөнки улыма исән чагында: «Мин сине яратам», – дип әйтә алмадым. Балаларны яратуыңны эшең белән генә белдерәсе түгел икән – хәзер шуңа төшендем. Иртән-кич шалтыратыша идек – һәр сөйләшүне: «Әнием, мин сине бик нык яратам», – дип тәмамлый иде. Юк шунда миңа да: «Улыкаем, мин дә сине яратам», – дияргә! Без бит алай өйрәнмәгән, алай әйтә белмибез. Улым һәлак булгач, без аны өч ай буе эзләдек. Шунда минем күңелемдә яратуым, өзелеп сагынуым турында шигырь юллары туды. Балаларын югалткан башка әниләр белән аралашкач, кулына бервакытта да каләм тотмаган күпләрнең шулай шигырь язуларын белеп шаккаттым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев