Ишегалларын машина кую өчен бүлеп куярга ярыймы?
Аңлатма бирделәр.
Еш кына ишегалларында машина кую урыннарын кешеләр хосусыйлаштырып куя. Бу урынны чылбыр белән урап алалар, яисә тәгәрмәч кебек берәрәр нәсрә куялар. Икенчеләре моңа нәфрәт белдерә. Янәсе, бу болай булырга тиеш түгел.
Күп катлы йорт ишегалдында үзеңә парковка аерып куярга («застолбить») ярамавын Дәүләт Думасында аңлатканнар. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
– Машина йөртүчеләрнең мондый хокукы юк, – ди шәхси милек, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча комитет башлыгы Сергей Гаврилов.
Аның сүзләренчә, беркем дә ишегалды территориясенең бер өлешен үзенең шәхси милеге дип санарга хокуклы түгел.
«Димәк, «бу – минем парковка урыны» дигән сүз, төрле конструкцияләр, чылбырлар, кирпеч һәм тактадан коймалар, асфальтка язулар, янаулар юридик көчкә ия түгел», – ди ул.
Аның әйтүенчә, машина урыны биналарга һәм корылмаларга карый, шуңа күрә «оста» күршеләрнең берәрсе парковка урынын аерып куйса, башка кешеләр җирле идарә органнарына яки идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев