Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Иске Рәҗәп – бөек галимнәребез телгә алган авыл

Һәр кешенең күңеленә ләззәт, җанына рәхәтлек бирә торган яраткан урыны була.

Минем өчен ул – туган авылым Иске Рәҗәп (Спас районына керә). Ул – Чулман аръягында урнашкан бай тарихка ия иң борынгы татар авылларының берсе.

Моннан 700-800 еллар элек Иделнең таулы ягыннан, Тәтеш районы Тархан авылыннан, безнең якларга яңа җирләр эзләп, авылыбызга нигез салучы крестьян Рәҗәп бабай килгән. Куе урман араларыннан үтеп, аланлыкка килеп чыккан ул. Бу урынны ул чорда дошманнардан сакланырга да, яшәү өчен дә бик уңайлы дип тапкан. Өстәвенә, җирлегебез төрле кош-корт, җәнлекләргә бай булган, елгалары балыклардан ташып торган, игенчелек белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр булган. Урман уртасында кечкенә генә алан җәелеп яткан. Аның ике ягыннан мул сулы ике инеш аккан. Шуларның берсе хәзерге Рәҗәп елгасы булса, икенчесе Байтирмән (Байкирмән) дип аталган.

Өлкәннәр сүзенә караганда, безнең якларда Рәҗәп бабай килеп чыкканчы ук кешеләр яшәгән булган. Бөек татар галиме, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында авылыбыз турында язганда Болгар татарлары яшәгәнче үк биредә кыпчак халыклары гомер кичергәнлеген дә телгә алган.   Кыпчаклар киткәннән соң авылыбыз территориясендә урнашкан зур калалар җимерелгән. Бүгенге көндә бары канаулары, чокырлары гына исән калган. Анда әле дә  борынгы сугыш кораллары табылып торуы мәгълүм.

Мисал итеп шушы халыклар тарихына караган Ташбилге зиратын китерергә була. Монда күп кенә изге шәхесләр күмелгән. Шуңа да халык аны изге җир дип саный.   Ташбилгедә исә барлыгы өч таш сакланып калган. Шуларның берсенә  бик оста бер кеше нәсех язуы, калган икесенә куфи язуы белән сүзләр төшергән. Анда ярымтүгәрәк рәвештә «һуәлхәййе әлләзи ля ямут» (ул үлемсез, ул үлми торган) дип куелган. Шуннан соң биш юл итеп: беренче юлда – «Әнбал углы Хөсәен», икенче юлда – «зиярәте торыр, рәхмәтуллаһи», өченче юлда – «галәйһи рәхмәтен васигатен» (Аңа Алланың киң рәхмәте булсын), дүртенче юлда – «тарих йите йөз кырык бишенчед» (тарих җиде йөз кырык бишенчедә), бишенчедә  – «Рәҗәб аеның өченче көне ирде» дип язылган. Бу чорлардан безнең көннәргә таба юл алсак, 1861 елга кадәр авылыбыз халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Алар игенчелек һәм терлекчелек белән көн күрә, шулай ук тегүчелек һәм тимерчелек кәсепчелеге, арба көпчәкләре ясау тарала. XX йөз башында авылда 7 мәчет, 3 мәдрәсә, 12 тегермән, пар тегермәне, 8 ярма яргыч, 7 кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 5310,25 дисәтинә тәшкил итә.

Бүгенге көндә авыл аксакаллары ташу ташый торган Шауширмә дигән ермакны да искә алалар. Су башы газизләре чишмәсен, Балыкчы суы, Кырык бер тармак, Алтылы күпер, Шәмсуар газизләрен әбибабалар догаларыннан калдырмыйлар. Капран чишмәсе исемле чыганак янында исә игътибарлы булу мөһим, диләр. Кирәккирәкмәскә кулыңны юсаң, бөтен гәүдәң авырта башлый икән. Тал төбе чишмәсенең дә үз хасияте бар: суына сокланып юынсаң, битең авырта, аягың юсаң аксыйсың. Авыл аксакаллары хәтерендә Рәҗәп бабай чишмәсе турында да риваять яши. Ул аны Ходайдан ялварып, сорап алган булган. Чишмә бәреп чыккач, суы көмеш кебек ялтырап, кыйбла ягына таба агып киткән. Рәҗәп бабай шуннан беренче мәртәбә тәһарәт алып, намаз укыган, Аллаһка шөкер сәҗдәсе кылган. Менә шуның өчен дә аны Рәҗәп бабай чишмәсе дип, чишмәдән хасил булган елганы Рәҗәп елгасы дип атый башлаганнар. Әлеге истәлекләрнең барысы да хәзерге вакыт өчен бик бай мәгълүмат. Ул безнең әби-бабаларыбызның да гомерлек истәлеге, аларны белү, киләсе буыннарга тапшыру безнең бурыч. 

Венера Насретдинова

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев