Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җитәкчеләр ял итмәсен

Иң мөһиме -куркынычсызлык.

Быел Чаллының 234 объектында Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә. Чаралар һәм кышкы каникулны куркынычсыз уздыру максатыннан республикада 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  янгын куркынычсызлыгы буенча 15нче бүлек башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Алмаз Мифтахетдинов бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләде. 

«Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләргә сорау арта. Кызганыч, аларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Аларны булдырмас өчен мәктәпләрдә, учреждениеләрдә профилактик лекцияләр укырга, автомат янгын сигнализациясен тикшерергә, балалар күп була торган учреждениеләрдә тәүлек буена кизү оештырырга кирәк», – диде ул. 

Янгынга каршы махсус режим вакытында 1-3 класслы пиротехник әйберләр (хлопушка һәм бенгаль утларыннан тыш) сәнәгать, транспорт предприятиеләре, ягулык-энергетика объектларыннан – 500  метр, торак-коммуналь хуҗалык объектларыннан һәм халык күп җыела торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына шартлатыла ала. 
Пиротехник әйберләр куллану өчен махсус 6 урын булдырылган. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Яңа ел бәйрәмнәрендә җитәкчеләр ял итми. Махсус хәрби операция шартларында без бәйрәмнәрдә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Кешеләр тыныч күңел белән урамнарда йөрсеннәр, җәмәгать урыннарына курыкмыйча барсыннар. Без аннары ял итәрбез», – диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме Чаллы мэры Хромая лощадь