Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Италиядән җиһаз кайтты

Андрей Фомичев җитәкчелегендәге Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты – Чаллының уңышлы эшли торган предприятиеләренең берсе.

Әлеге компания шәһәр, республика, федераль салымнарны вакытында түли. Биредә эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы ала, алар социаль яктан якланган. Сәламәтлекләрен предприятиенең сәламәтләндерү комплексында ныгыталар.

Комбинат шәһәрдә актив хәйрмя эшчәнлеге алып бара. Җитәкчеләр мохтаҗларга даими булышалар. Алар ярдәме белән коллектив даими рәвештә “Шәһри Чаллы” газетасын укый.

Комбинатта җитештерүне арттыру максатыннан планлы эш алып барыла. Хәзерге вакытта биредә, Италия белгечләре белән берлектә, гофр тартма җитештерү буенча заманча җиһазларны көйләү эшләре дәвам итә. Яңа җиһаз Италиядән кайтарылган.  Аны апрель аенда эшләтеп җибәрергә җыеналар.

Белгечләр әйтүенчә, яңа җиһаз югары сыйфатлы гофркартон җитештерү буенча барлык таләпләргә җавап бирә. Генераль директор Андрей Фомичёв әйтүенчә, бу җиһазларга компактлы булуы һәм оригиналь конструкциясе өчен өстенлек бирелгән. Гофрагрегатның озынлыгы 65 метр, ул аз операторлар белән югары җитештерүчәнлеккә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев