Җитди карарга килгәнче, тагын бер кат уйла!
Соңгы елларда халыкның аерым категорияләренә күрсәтелә торган социаль хезмәт җыелмаларыннан баш тарту очраклары ешайды. Сүз дә юк, Федераль Закон нигезендә, социаль хезмәткә хокукы булган һәр пациент сайлау хокукына ия. Ләкин, дәүләт бушлай күрсәтә торган хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканчы, һәркем үз халәтен, авыруының үзенчәлеген анализласын, ягъни ахырын уйлап эш итсен иде....
Татарстан буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елның 1 ноябренә республика күләмендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар саны 70,1% тәшкил итте. Әлеге күрсәткеч, иң беренче чиратта, хөкүмәт даирәләрендә шушы тармак өчен җаваплы вазыйфаи затларны уйландырырга, борчырга тиеш. Ни өчен кыйммәтле препаратлар белән дәвалануга мохтаҗ авырулар дәүләт ташламасыннан күпләп баш тарта башлады? Кемдер моны икътисадый кризис, бәяләр арту белән бәйли һәм күпмедер дәрәҗәдә хаклы да. Ләкин сәбәп анда гына да түгел, нигездә, халыкка, бигрәк тә җитди диагноз куелган авыруларга, кирәкле мәгълүматны дөрес итеп аңлату җитми. 2016 елның 1 апреленә дә әлеге күрсәткеч нибары 1%ка яхшырды, ягъни 69,1 % тәшкил итте.
Ә бит, кагыйдә буларак, социаль ярдәмне акчага алмаштырган кешеләр күпмедер вакыттан соң, кабат ярдәм сорап, төрле инстанцияләргә, шул исәптән, федераль органнарга мөрәҗәгать итәләр. Чөнки алга таба кыйммәтле препаратлар белән дәваланыр өчен компенсация акчасы гына җитмәгәнен аңлыйлар. Ләкин ... "поезд инде киткән". Ел дәвамында стационарда ятып дәвалану хокукыннан да мәхрүм калган авыру кемнәргә генә мөрәҗәгать итсә дә, үзе үк баш тарткан хокукны кабат кайтара алмый. Закон тарафыннан андый мөмкинлек каралмаган.
Ә социаль хезмәтләр бәрабәренә алган компенсация акчасы кайбер авыруларны дәвалау өчен кирәк булган бер кап препаратка да җитми. Әйтик, ел дәвамында күкрәк рагыннан бер авыруны дәвалау өчен - 1 млн 290 мең сум, бөердә яман шеш булганда - 1 млн 230 мең сум, үпкә рагына каршы көрәшүгә - 944 мең сум, психик тайпылышлардан сихәтләндерүгә 6 млн 667 мең сумга кадәр сарыф ителә. Социаль хезмәтләр җыелмасының бүгенге көндә 995 сум 23 тиен торуын, ә даруларга шуның 766 сумы тотылылырга тиешлеген исәпкә алсак, авыр хастага дучар булган пациентка әлеге сумманың җитмәве көн кебек ачык. Әле бит андый категория авыруларга шифаханәләргә юллама алуга һәм транспортта йөрүгә дә хөкүмәт азмы-күпме ярдәм итә. Шуңа күрә җитди карарга килгәнче, һәркем үз халәтен салкын акыл белән бәяләсен иде. Терсәк бик якын булса да, тешләп булмый. Кануннар да безнең теләк белән генә бер мизгелдә үзгәртелми.
Бүгенге көндә Чаллыда федераль ташламаларга хокукы булган 36 880 кеше яши. Узган елда шуларның 26 мең 300е социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартты, ягъни социаль түләүләр алучыларның 71,1 процентын тәшкил итте. Аңлату эшләрен алып баруда, төп белгечләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән беррәттән, җирле депутатлар да катнашсын иде. Бу бит халык мәнфәгатьләрен турыдан-туры яклауга бәйле иң мөһим бурычларның берсе.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев