Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җитештерүчәнлекне арттырырга

Соңгы елларда Татарстанның агросәнәгать өлкәсе һава торышына бәйле рәвештә зур авырлыклар кичерә. Быел да язның эссе һәм яңгырсыз булуы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчуга салды. Шуңа да карамастан, бу тармактагы вәзгыять сизелерлек яхшырган. Бу атнада Зәй районында "Басу көне" дип аталган республика киңәшмәсе үттте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар...

Соңгы елларда Татарстанның агросәнәгать өлкәсе һава торышына бәйле рәвештә зур авырлыклар кичерә. Быел да язның эссе һәм яңгырсыз булуы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчуга салды. Шуңа да карамастан, бу тармактагы вәзгыять сизелерлек яхшырган.

Бу атнада Зәй районында "Басу көне" дип аталган республика киңәшмәсе үттте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, быел икътисади үсешнең гомуми темплары кимүгә карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда бераз үскән. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча аның якынча күләме 64 миллиард сум булыр, дип көтелә. Шунысы да мөһим, бүгенге көндә Татарстан Идел буе федераль округындагы барлык продукциянең 25%ын җитештерә.

- Безнең төп максат - авылда җитештерүчәнлекне арттыру. Бу эре агросәнәгать предприятиеләренең генә түгел, ә фермер һәм шәхси хуҗалыкларның да мөһим бурычы, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Шунысы да мөһим, агымдагы елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы тармагын камилләштерү өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 800 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләренең Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый күп булуын ассызыклады. Мәсәлән, Түбән Новгород өлкәсендә бу күрсәткеч бары тик 16 миллиард сум гына тәшкил иткән.
Министр әйтүенчә, әлеге үсеш өчен беренче чиратта терлекчелек һәм кошчылык тармакларына рәхмәт әйтергә кирәк. 1 июль мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 245 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечләрдән әллә ни аерылмый, анысы. Ә менә җитештерелгән сөт күләме исә якынча 862 мең тонна тәшкил иткән. 2013 ел белән чагыштырганда бу ярты процентка күбрәк.

Гомумән, республиканың агросәнәгать өлкәсе быел сөт җитештерүдән кергән табышка зур өметләр багълый. Билгеле булганча, ел башында сөткә бәяләр шактый артты. Сөтнең иң мул чорында да аңа бәя узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 3-4 сумга кыйммәтрәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзерге вакытта көненә якынча 3,5 мең тонна сөт җитештерә.

Әле алай гына да түгел, быел силос базлары һәм сыер фермаларына капиталь ремонт үткәрү өчен өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирелергә тиеш. Шул рәвешле, быел якынча 500гә якын объектны ремонтлау һәм төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X