Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган кешеләрне эзләүчеләргә машина бүләк иттеләр

Волонтёрлар Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Мильская белән очрашты.

Югалган кешеләрне эзләүче волонтёрлар Казанда кунакта булып кайтты. Аларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу хакта безгә волонтёрлар отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов коткаручылар бүлегенең эшчәнлеген югары бәяләп, аларга ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Очрашу вакытында югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү Милли үзәгенең Попечительләр советы рәисе Елена Мильская волонтёрларга бүләккә УАЗ Патриот автомобиле ачкычларын тапшырган. Әлеге автомобиль кешеләрне тизрәк эзләүдә ярдәм итәчәк ди, Альбина Сәгыйрова.  

Фотолар Альбина Сәгыйровадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев