Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Анастасия Назарова: «Улымны төнге 3ләргә кадәр эзләдек!»

Моңарчы әтисе Кириллны туган көне белән котламаган. Бүләк ителгән акчасын да алдап алган булган.

Менделеевскида яшәүче 12 яшьлек Кирилл узган елның октябрь аенда югала. «Кичке 6лар җитеп килә, ә бала көндездән бирле өйдә юк, ирем белән эзләргә чыгып киттек. Әле суыклар башланмаган иде. Полициягә хәбәр иттек», – дип искә ала әнисе, 35 яшьлек Анастасия Назарова. 
Карамаган җир калмый – урамнарны күз белән айкыйлар, подьездларга керәләр, балалар мәйданчыкларын йөреп чыгалар. Иң куркыныч урыннарны – ташландык йортларны, ачык йорт чормаларын, подвалларны да тикшерәләр. Анастасиянең ул вакытта дүрт айлык авыры була – бер туасы сабыен уйлый, бер олы улы турында уйлап өзгәләнә. 

«Башымда йөз төрле сорау – кайда микән, туңмады микән, тамагы ачты микән, ник чыгып китте икән, ялгызы микән? Ә күңелемдә бер генә теләк – исән-сау гына булсын иде!. Полиция чакыруы буенча волонтерлар килде. Аларның да эзләвен белгәч сөендем, борчуым белән ялгыз калмадым ич дип үз-үземне юаттым. Төнге 3ләргә кадәр эзләдек. Кириллның караңгыдан курыкканым белә идем – шуңа яктырак җирдә табу ихтималы күбрәк дип, кибет, подьезд яннарыннан карадык».

Малайның инде бер тапкыр өеннән чыгып киткәне булган, тик ул вакытта аны тиз тапканнар. Ә бу юлы әнисе Анастасия чып-чынлап хафага төшә. Төнлә волонтерлар тамак ялгап, җылынып алыр өчен таралыша. Шул вакытта полиция баланы табуларын хәбәр итә. Ул әтисе фатирында булган икән. 
Анастасия Кириллның әтисе белән 7-8 ел элек аерылышкан. Тик, аның әйтүенчә, элеккеге тормыш иптәше уллары белән үз максатында – аерылышкан хатынына зыян итү өчен аралашуын дәвам иткән. Бу юлы да, улын эзләүләрен белсә дә, аның янәшәдә утыруын беркемгә дә хәбәр итмәгән. Анастасиягә чит-ят кешеләр – «Орел» эзләү-коткару отрядындагылар ярдәмгә килгән.

«Мин волонтерларга бик рәхмәтле. Кемдер Менделеевскидан, кемдер –Чаллыдан, Алабуга кешеләре дә бар иде. Араларында туп-туры эштән соң килүчеләр дә булды, үзем дә эшләгәч, моның никадәр авыр икәнен бик яхшы аңлыйм. Минем баламны эзләп алар ничә сәгать җәяү йөрде, машинада килүчеләр бензинын сарыф итте. Үз эшләрен, гаилә мәшәкатьләрен читкә куеп бит ул! Дөресен әйтим, бик нык гаҗәпкә калдым – игелекле эш башкаручылар, мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Татарстанга күченеп килүебезгә 13 ел, моңа кадәр мондый бердәмлекне күргәнем юк иде әле», – дип сөйли Анастасия. 

Кирилл сәламәтлеге, тәртибе белән бәйле рәвештә инде ике ел өйдә белем ала. Өч бала, әниләре һәм аның икенче ире бер бүлмәле фатирда яши. Кухня һәм ванна юк, ашарга коридордагы газ плитәсендә әзерлиләр. 
Әнисе белән сөйләшүебезне башта борчылыбрак күзәтсә дә, тора-бара малай әңгәмәгә кушылды. «Өйдән киткәндә әниеңнең борчыласын уйладыңмы?» дигән сорауга «Үпкәм бар иде» дип җавап бирде. Ачуланганнарына күңеле төшкәнен сөйләде. Әтисенә кергәнче дусты Алмаз белән озак итеп урамда йөргәннәр. Аны эзләгәннәрен дә дусты әйтеп торган.

Туган көнендә Кирилл әтисеннән кечкенә булса да бүләк көткән, ә ул аны хәтта котламаган да. Әбисе котлап биргән 100 сумны да «Миңа кирәгрәк, иртәгә кайтарам» дип алып калган. Ә иртәгәсен алмадым дип шаккатырган. Шулай да әтисенә ышанычын югалтып бетерми малай. Ир-ат улына «Өегездән 5 мең сум алып чык, урталай бүлешербез», – дигәч, тыңлый, тик тагын алдана. Моны аңлагач, Кирилл фатирдан чыгып китә, шунда аны полиция хезмәткәрләре күреп ала да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев