Юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде
Шуларның берсе - 1 яшьлек бала
18 июньдә «Мамадыш – Кукмара» автомобиль юлының 4нче чакрымында «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тизлеген арттырган. Нәтиҗәдә, идарәне югалтып, ул каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук җан биргән. Шулай ук җиңел автомобильдә булган тагын ике пассажир, шул исәптән бер яшьлек бала да, алган җәрәхәтләреннән һәлак булган.
. Процессуаль тикшерү барышы прокуратура контроленә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев