Юрий Гагарин хөрмәтенә апрельдә бәрәңге утырталар
Гагаринны Җирдә беренче булып... татар хатын-кызлары каршы алган.
«Качтык! Уф, Аллам!» — бу аның Җир кешеләреннән ишеткән беренче сүзләре була.
1961 елның 12 апрелендә әбисенә бәрәңге утыртырга булышып йөргән 6 яшьлек Румия бу көннең аның өчен истәлекле төш кенә түгел, ә дөньякүләм тарихи вакыйга булачагын белде микән?!
Юрий Гагарин Космоска очып кайткач, аны беренче булып хәрбиләр дә, журналистлар да түгел, ә Саратов өлкәсе Терновка районы Смеловка авылында яшәүче җирле урманчының хатыны белән оныгы — Әнихәят һәм Румия Тәхтәровалар каршы ала. Матбугатта бу турыда бик ачылып сөйләнми, ә сөйләгәндә дә аларны «Анна һәм Рита» дип атыйлар... Гагарин үзе исә аларны беркайчан да онытмый, интервьюларында искә ала, хатлар яза һәм кунакка килергә вәгъдә бирә.
Күктән килгән кунак көтелмәгән җиргә килеп төшә: аппарат курсыннан тайпыла һәм планлаштырылган урынга түгел, ә бөтенләй башка якка барып төшә. Румия кинәт үзләренә таба зур башлы, селкенеп-селкенеп атлаучы, кул-аякларын як-якка җәйгән «кызгылт-сары куркыныч нәрсә» килгәнен күреп ала да әбисен чакыра. Алар бик нык куркып, кача башлыйлар. Шулвакыт скафандр эченнән, мичкә эченнән килгән кебек тонык тавыш ишетелә: «Мамаша! Свои!!!»... Соңрак «куркыныч нәрсә» шлемын сала һәм аның кеше икәне аңлашыла.
Әнихәят шунда ук Гагаринга үзләре белән төшке ашка алган сөт һәм ипи суза.
— Каян киләсең, улым? — дип сорый ул.
— Корабтан.
— Ннди кораб булсын?! Бу тирәдә су да юк бит!
— Күктән!...
Соңрак колхозчылар Гагаринга хәрбиләр белән элемтә урнаштырырга булышалар һәм ул исән-имин өенә кайтып китә.
Гагарин Тәхтәровалар янына кунакка килергә генә өлгерми, һәлак була... Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, Румия берничә көн туктамый елый...
Сүз уңаеннан, Космонавтика көнендә бәрәңге утырту Нурскановлар (Румиянең гаиләсе) өчен традициягә әверелә: һич югы ике-өч бәрәңге булса да утыртыла!
«Татар энциклопедиясе институты» каналыннан тәрҗемә ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев