Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Адым саен эт тизәге... Эт асраучыларга закон бармы?

Юрист Гөлинә Мәхмүтова киңәшләр бирде.

"Шәһәрдә күп кеше эт асрый. Әмма берсе дә хайваннары артыннан җыештырмый. Яз җиткәч, бөтен пычрак җир өстенә чыга. Моңа этләр гаепле түгел бит. Үз хайваннары артыннан җыештырмаучы, шәһәрне пычратучы кешеләргә чара күрелсен иде, «Шәһри Чаллы»да бу хакта язып чыгыгыз әле", – диде хезмәттәшебез, «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Ләйсән Ханова. 

Үзем дә бу хакта уйланып йөри идем. Ләйсәннән килгән хәбәрне укып эшкә килгәндә 27нче бистәдәге йортларның берсеннән пенсия яшендәге ханым биш эт ияртеп чыкты. Аларның берсенең дә борынчагы да, апаның кулында пакет та, «совок» та юк. 

Димәк, апа хайваннары артыннан җыештырмый. Аның кебекләр шәһәрдә бихисап. Яз көне моңа күпләр игътибар итә, чөнки кар эрегәч чүп-чар, эт тизәкләре калкып чыга. Хәтта кайбер җирләрдә аяк басарлык та урын табып булмый. Балаларның уен мәйданчыкларында да шул ук хәл. 

«Беркөнне улымны җитәкләп урамга чыккан идем, атынгычлар янына барырлык түгел, шешәләр, тәмәке төпчекләре аунап ята», – ди яңа шәһәрнең 49/13 йортында яшәүче Оксана Александрова. Шул ук йортта яшәүче Мәдинә Гарифова: «Минем тәрәзә астында өеме белән эт тизәкләре. Фатирымны җилләтә алмыйм. Нигә безне мыскыл итәләр икән?! Без бит торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләп барабыз. ЖЭКка барып, йорт тирәсен җыештырсыннар әле дигән идем, безнең җыештыручы юк, дип җавап бирделәр», – дип сөйли. 

Яңа шәһәрнең 27нче бистәсендә этләрне йөртү өчен махсус җиһазланган урын бар. Мин барганда анда бер эт тә юк иде. Шәһәр парк, ишегалларыннан, урамнардан аермалы буларак, биредә эт тизәкләре аунап ятмый. Махсус аппаратта пакетлар да тора. Димәк, хайваннарын монда йөртүчеләр пакетлардан файдалана. 

Канун бар, әмма үтәлми

Дүрт аяклы дусларыбызның иҗтимагый киңлекләрне, ишегалларын пычратуында аларның хуҗалары гаепле. Чөнки алар 2018 елның 27 декабрендә кабул ителгән «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт һәм РФнең аерым хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында»гы канунны үтәмиләр. Аның 13нче маддәсендә: «Йорт хайваннарын урамда йөрткәндә кешеләрнең, башка хайваннарының куркынычсызлыгы, физик һәм юридик затларның милкенең төзеклеге тәэмин ителергә тиеш», – дип язылган. 

Хайваннар машина юлларында, парк, скверларда, лифтларда, спорт һәм балалар мәйданчыкларында контрольсез булырга тиеш түгелләр. Кайбер токымлы этләрне борынчактан башка йөртү бөтенләй тыела. Эт хуҗалары хайваннары артыннан җыештырырга тиешләр.

Хайваннарны кибетләрдә, базарларда, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре янында борынчаксыз йөрткән өчен гамәлдәге канун буенча 1000-2000 сум штраф каралган. Канунда җәмәгать урыннарын экскрементлар белән пычраткан өчен дә штраф түләтергә диелгән. 

Әмма эт хуҗаларының моңа исе китми, алар бу чараларны нәтиҗәсез дип саный. Чөнки этләрен кеше күрмәгәндә, бик иртә яисә төнлә йөртәләр. 

Юрист Гөлинә Мәхмүтова гамәлдәге кануннарны бозучыларга башта әкрен генә аңлатырга, аннары тирә-яктагы кешеләрнең хокукларын бозуын, кануннарны үтәмәүләрен әйтергә кирәклеген искәртте. «Ахыр чиктә бу ямьсез күренешне тасвирлап, фото һәм видеоязма беркетеп, полициягә гариза язарга кирәк. Инициатив төркем җыегыз. Сезнең фикердәшләрегез, күршеләрегез гаризада язганнарны хупласын», – диде. 

Тәрбиясезлектән килә

Яңа шәһәрнең 6/10 йорты янында эте белән бергә кулына «совок» һәм пакет тоткан бер ханымны очратып, үземне борчыган мәсьәлә турында сөйләдем. 

"Бу кешеләрнең тәрбиясезлегеннән килә. Фатирын беркем дә пычрак итеп тотмый бит. Балалар артыннан да җыештырабыз. Үз өстеңә җаваплылык алып, эт, мәче асрыйсың икән, аны да тиешенчә тәрбиялә! Бөтен кешегә кагылышлы гамәлдәге канунны һәм кагыйдәләрне үтәсәк, кешеләр бер-берсенең гамәлләреннән зарланып яшәмәс иде. Юкса, ул бу бер дә авыр түгел. Мин 10 ел инде эт асрыйм. Бөтен кагыйдәләрне үтим, шәһәрдәшләр, күршеләр алдында йөзем ак. Урамда йөреп кергәч, хайваннарның аяк киемен генә түгел, аякларын да сабын белән юарга кирәк. Кайбер кешеләр эт тизәкләрен пластик пакетларга җыюны табигать өчен зарарлы дип, үзләренең ялкаулыкларын, тәртипсезлеген акламакчы була. Мин «совок»ны пакетка төреп чыгам да, Пушогым артыннан җыеп, пакетны чүп савытына ташлыйм. Үзең һәм хайваның артыннан җыештыру кешенең тәрбия дәрәҗәсен күрсәтә. Тормыш катлаулы, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде, – диде шәһәрдәшебез Альбина Сәлимова. 

«38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы рәисе Федия Минхаҗиева шәһәрдәшләр битарафлык күрсәтмәсә, әлеге проблеманы хәл итеп була дип саный. Ул моңа бер мисал китерде. 

"Безнең территориядәге бер йортта берәүләр акча эшләү максатыннан эт үрчеттеләр. Эт подъездда читлектә яшәде, аның янына ишегалдына этләр җыела, кешеләр балалары өчен куркалар иде. Подъездда антисанитария, сасы ис. Эт хуҗасы фатирына күршеләрен кертми, сөйләшми. Узган ел әлеге проблеманы күтәрергә дип телевидение дә чакырган идем, Башкарма комитетка да хатлар яздык... Быел инде әлеге подъездда яшәүчеләр җыелышып, бу ана этне стерильләштерделәр. Шуннан соң эт юкка чыкты. «Тамчы тама-тама таш тишә» диләр бит, иң мөһиме – кешеләр битараф булмасыннар иде. Бергәләп эшләгәндә әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итеп була", – диде ул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев