Кайбер мобилизацияләнүчеләргә торак тапшырырга тәкъдим итәләр
Тиешле закон проектын якын арада Дәүләт Думасына кертергә планлаштыралар.
Дәүләт тарафыннан бирелә торган торакны чиратсыз алуга кемнәр дәгъва кыла ала? Сүз өлешчә мобилизациягә эләккән, үз теләге белән махсус операциягә китеп гарипләнгән, сәламәтлегенә җитди зыян килгән гражданнар турында бара. Тиешле закон проектын якын арада Дәүләт Думасына карауга кертергә планлаштыралар, дип яза «Известия».
Моннан тыш, үз тораклары булмаган яки мәйданы кечкенә булган кешеләргә фатир биреләчәк.
Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комитеты рәисе Галина Хованская сүзләренә караганда, ярдәм чарасы хезмәт итү вакытына бәйле булмаячак, дип яза https://vatantat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев