Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайнар нокталарда хезмәт иткән Михаил Жилин үз хисабына музей тота

Укучылар өчен еш кына күчмә экскурсияләр оештыра. Моның өчен аңа авылдашлары рәхмәтле.

Тукай районының «Татарстан» совхозы поселогында экспонатларга бай музей эшли. Аны шәһәрдәшебез Михаил Жилин үз хисабына баета, төрле очрашулар үткәрә. Бу музей поселок мәктәбенең бер бүлмәсенlә урнашкан. Кечкенә генә бүлмәдә нинди генә экспонатлар юк?! 
Заманында музейны Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган укытучысы Хәсән Батыршин ачкан. Ул биредә укытучы, укыту бүлеге мөдире, 1946-1973 елларда мәктәп директоры булып эшләгән. Иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булган, гомере буе мәктәп музее ачарга хыялланган. Туган якның тарихын өйрәнгән, тикшерү-эзләү экспедицияләрендә катнашкан. «Татарстан» совхозы поселогы территориясендә мамонт сөяге табылгач, Хәсән Шәйхелисламович хыялын тормышка ашыра: мәктәпнең бер бүлмәсен музей итә.  


Мамонт сөягеннән һәм берничә экспонаттан башланган музей әкренләп тулылана. Биредә халыкның тормыш-көнкүреш әйберләре: йон эрләү, туку станоклары, самоварлар, үтүкләр, эш кораллары, савыт-саба, Бөек Ватан сугышы экспонатлары урын алган. Монда балалар өчен төрле патриотик чаралар үткәрәләр. Музей балалар тәрбияләү урыны буларак гөрләп эшли. Хәсән абый лаеклы ялга чыккач та 10 еллап музейны эшләтеп тора әле. Ул киткәч, бу эшне Лидия Кликич дәвам итә.

Ул олыгайгач, музей үсештән туктый. Моннан берничә ел элек поселок мәктәбенең элеккеге укучысы, хокук саклау органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан Михаил Жилин музейны җанландыру эшенә алына. «Ул үз хисабына музейның матди-техник базасын ныгыта, экспонатлар белән баета. Бүгенге көндә музейны яшәткәне өчен без аңа рәхмәтле», – диләр авылдашлары Хәйдәр Сабитов белән Надежда Пучинина. 


«Михаил Жилин кинолог булып Росгвардиядә эшләгән. Ул археологик экспедицияләрдә дә катнаша. Аннан алып кайткан экспонатларын музейга тапшыра. Аның тырышлыгы белән музейда паннолар, стендлар барлыкка килде. Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызның аерым стенды бар. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның киемнәре, кораллары, рюкзаклары да биредә урын алды. Хәрбиләрнең киемнәрен малайлар киеп карыйлар. Аларда батыр якташлары белән горурлану хисе барлыкка килә. Биредә Михаил махсус хәрби операциядән кайткан егетләр белән очрашулар үткәрә. Балаларны ватанпәрварлык рухында тәрбияләргә тырыша. Бу – бүгенге көндә бик кирәкле эш», – ди лаеклы ялдагы укытучы Надежда Пучинина.

Михаил Жилинның үзе белән дә сөйләштек. Мәктәпне ул 1988 елда тәмамлаган, армиядән соң эчке эшләр идарәсе системасында эшләгән. Отставкадагы өлкән прапорщик. Ул кинолог булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Төньяк Кавказ, Чечен республикаларында кайнар нокталарда булган. 

«Мин зур геройлык эшләмәдем инде. География укытучысы Лидия Кликич башлаган эшне генә дәвам иттем: экспонатлар бирдем, стендлар, тумбалар алдым. Мәгълүматларны тулыландырдым. Бу эшләрнең барысын да буш вакытларымда этләр дрессировкалаудан кергән акчага башкардым. Миңа Фәнис Хаҗиев белән Васил Гайфуллин ярдәм итә. Без өчәү бер команда булып эшлибез. Шулай ук элек эзләү отрядында йөргән дусларым да, хезмәттәшләрем дә булыша. Тикшерү экспедицияләрендә, Карелия һәм Волгоградта хәтер вахтасында табылган экспонатларны музейга бирәбез», – ди Михаил Владимирович. 

Башта алар «Татарстан» совхозы поселогы мәдәният йортындагы Дан залын экспонатлар белән баеталар. Аннары «Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзалов белән мәктәп музеена керәләр. Монда экспонатлар бик аз була. Егетләр мәктәп музее клубтагы Дан залыннан ким булырга тиеш түгел дип, аны да үз канатлары астына алалар. 2015-2016 елларда Азат Авзалов бераз финанс ярдәме күрсәтә. Финанс ягыннан тотрыксызлыклар башлангач, музей эшен дәвам итү Михаил Жилинның үзенә генә кала. Ул кайнар нокталарда һәлак булган якташлары Валерий Максимов, Валерий Пучинин һәм Сергей Поповның шәхси әйберләрен музейга тапшыра. «Минем мәктәп тарихы» дип исемләнгән стендны яңарта, музейның экспонатларын арттыра. Бүгенге көндә биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең киемнәре һәм башка әйберләре дә урын алган. 

«Бу эшне башлаган мәдәният йорты директорына һәм мәктәп директорына рәхмәт. Мин аларның эшен дәвам итә алуым белән бәхетле. Хәзер балалар музейга кереп, илебез, район, поселок тарихы белән таныша алалар», – ди Михаил Жилин.

Аның әйтүенчә, музейдагы Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә кагылышлы күчмә экспонатларны Чаллы һәм Тукай районы мәктәп укучылары кызыксынып карый. Михаил Владимирвич укучылар өчен еш кына күчмә экскурсияләр оештыра. Моның өчен аңа авылдашлары рәхмәтле. 

Фото Михаил Жилинның шәхси архивыннан
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев