Кайнатма ясаганда барлыкка килгән күбекне ничек файдаланып була?
Яңалыклар тасмасы

Кайнатма ясаганда барлыкка килгән күбекне ничек файдаланып була?

Бик тә тәмле десерт ясау рецепты.

Кайнатмадан барлыкка килгән күбектән сорбет ясап була. Моның өчен ярты литр күбеккә бер аш кашыгы лимон согы салалар. Аннары дүрт йомырка агын күбекләнгәнче болгаталар. Соңыннан йомырка агын күбеккә акрын гына кушалар, болгаталар һәм капкачлы савытларга бүлеп салалар. Иң азактан контейнерны 2-3 сәгатькә туңдыргычка куялар. Шуннан соң десерт әзер була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев