Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Кайсы гимназия укучылары җиңде?

«Аулак өй –көрәш» төбәкара проектының Яр Чаллы шәһәрендә зона этабы үтте.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Аулак өй –көрәш» төбәкара  проектының Яр Чаллы шәһәрендә зона этабы үтте. 

Анда 2нче һәм 29 нчы гимназия, 54 нче гимназия һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат  укучылары катнашты.

 Уен милли традицияләрбез, гореф-гадәтләребезне торгызу максатыннан һәм М.Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнүне күздә тотып оештырылган иде. 

Укучылар 4 раундта көч сынашты. Һәр мәктәп бер йола күрсәтте. Аулак өй, киндер юу йоласы, каз өмәсе, Сабантуй бәйрәме. Төрле раундларда М.Җәлил иҗаты буенча ярыш узды. 2нче  һәм 29 нчы гимназия укучылары югары балл җыеп,  җиңүче булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аулак өй гимназияләр