Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Калмаштан да матур җирне тапмадым»

Рәис Зыятдиновның Калмаш мәчете тарихы турында китабы чыкты.

Кайбер авылларга баргач, мин монда яшәр идем, дип уйлап куясың. Матур авыллар күп, һәркем үз ягын мактый, яклый. Калмаш авылы да – минем өчен иң гүзәле. Тирә-ягы урман-таулар, челтерәп аккан унөч чишмәсе, авыл уртасында елга-буасы бар. Мәдәният йортында үткәрелгән «Калмаш мәчете тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсендә Рәис абый: «Бик күп җирләрдә, илләрдә булдым, тик Калмаштан да матур җирне тапмадым», – диде. Шуңа күрәдер, китабы да авылдашларына, торган нигезенә мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Үз авылыңның җиләге дә тәмлерәк, җилләре дә рәхәтрәк иркәли шул. КАМАЗ төзелеше башлангач, тирә-як авыллар да үсте, халыкка эш булды. Калмаш төзек, җитеш, матур хәзер. Яр Чаллыдан килеп йорт салып яшәүчеләр күбәйде. Әти-әниләр тир түгеп эшләгән басуларда яңа йортлар, коттеджлар калыкты. Горурлык хисе дә бар, бераз моңсу да...

Бүген Калмаш авылында 1550 кеше яши, төзелеш барган йортлар да күп. Ә сүзем Рәис Зыятдиновның «Калмаш мәчете тарихы» китабы турында. Ул Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысасында «Мәчетләр тарихы» конкурсында катнашу максатында язылган. Мәчетләр тарихы бик борынгы, илебез, төбәгебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Китапта күренекле шәхесләр турында истәлекләр, мәгълүматлар гаять күп.

Рәсми чыганакларга караганда, Калмаш авылы беренче тапкыр 1664 елда искә алына. Китапта моңа дәлилләр җитәрлек. Зиратта 1664 елгы кабер ташы саклану авылыбызның борынгы булуына ишарәли. Китаптан күренгәнчә, мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр тарихы феодализм чорыннан башлана. 1774 елгы икенче ревизия вакытында Калмаш авылында ясаклы татарлардан 22 ир-ат теркәлә. 1906 елда авылда барлыгы 252 хуҗалык була. Янгыннар, сугышлар, ачлык халыкка гел зыян китереп торган. Икмәк запасы кибете, су тегермәне, 2 мәчет, 8 урында ваклап сату кибете була.

1910 елда хатын-кызлар мәдрәсәсе ачылган. 1912-1913 уку елында 2 мөгаллим 70 ир балага сабак биргән. 1917 елда авылда совет мәктәбе эшли башлый. Анда Якут апа Метшина мөгаллимлек итә. Аның фидакарь хезмәте Ленин ордены белән бәяләнә. Китапта аның туганнары Метшиннар династиясе киң телгә алына. Династиянең бер тармагы Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, Түбән Кама шәһәренең элеккеге мэры Айдар Метшинга барып тоташа.

Максатым – китапны яңадан сөйләп чыгу түгел, ә андагы вакыйгаларны бүгенге көн, Рәис абый белән бәйләп күрсәтү. «Минем бабам Гыймазетдин Әлмөхәммәт улы 1886 елда туган, дини кеше булган. Баһадир гәүдәле, буе ике метрдан артык. Патша гвардиясендә хезмәт иткән, 1нче Бөтендөнья сугышында катнашкан. 2нче мәхәлләдә мәзин вазифасын башкарган», –– дип искә ала Рәис Әхмәтзыя улы.

Шуны да искәртәсе килә, авылның хәзерге мәчет бинасы – 1930 елга кадәр имам булып торган Якуб хәзрәт яшәгән йорт. Башта ул мәктәп, аннары китапханә була. 1976 елда Калмашта 350 укучыга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп төзелә.

«Минем Зыятдин бабайның беренче хатыныннан 1906 елда туган Мөстәбәширә исемле кызын Якуб муллага өченче хатынлыкка бирәләр. Зыятдин бабайны кулаклыкка чыгарып, аның бар мөлкәтен конфискациялиләр, үзен 5 елга сөргенгә җибәрәләр». Шәмселбанат әбисе 7 бала белән берүзе кала. Китапта абыстай феномены да киң яктыртыла. 

Өйләргә Коръән ашларына килеп укып йөргән Бәдрикамал абыстай, Гайшә апа Газизуллина, Нурия апа Госамоваларны искә алу зур хөрмәткә лаек. Бу урында авылыбыз мәчетендә, мәдрәсәдә эшләүче бүгенге абыстай Сәгъдебану Зәһретдинова турында иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Чөнки Калмашта ислам динен үстерүдә зур хезмәт куя ул.

Хәзер мәчеткә намазга көн дә йөздән артык кеше йөри. Разыйм хәзрәт исемендәге мәдрәсәдә 20-30 бала укый. Рамазан аенда мәчеттә көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Авылда дини сабакларны беренче булып Саимә абыстай укыта башлый. Аның сеңлесе Нәсимә Сәхапова бүгенге көндә Ак мәчеттә мөгаллимә булып дини гыйлем бирә. Икесе дә авылыбызның күренекле шәхесләре. Ак мәчетнең якшәмбе мәктәбенә йөргән Борһанова Раушания Әнвәр кызы, Дәүләтшина Нурсабах Зиннур кызы, Саматова Рәзинә Абдуллаян кызы, Хәсәнова Розалия Әсхәт кызы, Габделхакова Гөлшат Тәкый кызы да бүгенге көндә мөгаллимлек хезмәте башкаралар.

Озак еллар имам булып торган Әхмәтбиҗан мулла, Рамазан ае көннәрендә имам хезмәтен башкарган, дин дәресләре алып барган Җәмил Саматов, Марсель Мингалимов та – зур ихтирамга лаек кешеләр. Рәис Госамов та авыл халкына ихлас хезмәт итеп хөрмәт һәм рәхмәт яулады, зираттагы эшләрне тәртип белән оештырды. 

Авыл уртасындагы мәчет бинасының беренче катында сыйныф бүлмәләрендә ирләр, хатын-кызлар, балалар өчен дин дәресләре бирелә. Балаларга исем кушу, мәетләрне җиренә җиткереп урнаштыру, зиратны карап тору эшләре дә мәчет өстендә. Мәчет манарасыннан җомга, гает, тәравих, биш вакыт намазына чакырып яңгыраган азан тавышлары бар урамнарны нурга күмә. Китапта шушы гамәлләр, авылның Хаҗ кылучылары турында да мәгълүматлар күп. Авылыбыз турында затлы китап чыгарып, нинди саваплы эш башкарган бит безнең Рәис абыебыз!

Кәүсәрия Ямалиева
Фотолар Гөлшат Нуртдиновадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тарихы