Кама чаңгы марафонына танылган Олимпия уеннары чемпионының килүе көтелә
19 февральдә шәһәрдә традицион Кама чаңгы марафоны узачак. Стартта барлыгы дүрт йөздән артык катнашучы булыр дип көтелә. Спортчыларга 5, 25, 50 км озынлыктагы дистанцияләр тәкъдим ителәчәк.
Чаңгы ярышында катнашырга инде хәзер үк Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан Республикасы спортчылары теләк белдергән.
«Титан» спорт мәктәбе директоры Ләйлә Вопшина хәбәр иткәнчә, бу көнне ярышка танылган спортчылар, шул исәптән Олимпия уеннары чемпионы Тамара Тихонова килергә планлаштыра. Традиция буенча, танылган спортчылар белән фотога төшәргә, аралашырга һәм чаңгы трассасын узарга мөмкин булачак.
«Быел ярышлар «21 гасырда тарихка кер» лозунгы астында узачак», - диде Ләйлә Вопшина. - Катнашучылар өчен акчалата бүләкләр планлаштырылган. Гомуми приз фонды 800 мең сум тәшкил итәчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев