Камал театрында «Тугыз хаттан торган роман» онлайн-спектакленең премьерасы була
Виртуаль спектакльне Колумбия, Бразилия һәм Россиядән җыелган команда әзерләгән
7 декабрьдә Камал театры Федор Достоевскийның сәхнә варианты булмаган һәм күпләргә таныш түгел «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре буенча онлайн-спектаклен тәкъдим итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форум-фестиваленнән соң актерлык-режиссерлык остаханәсе җитәкчеләре һәм катнашучылары онлайн-спектакль куюны максат иткән. Виртуаль театрга Федор Достоевскийның эпистоляр жанрда язылган «Тугыз хатка сыйган роман» әсәре сайланган.
Спектакльне төрле илләрдән җыелган команда әзерләгән. Бу — Колумбия, Бразилия һәм Россия сәнгать әһелләре (Абакан, Омск, Урай, Түбән Новгород, Владикавказ, Минзәлә).
Туры эфир Камал театрының рәсми аккаунтларында ВКонтакте һәм Ютуб битләрендә була. Тамаша Мәскәү вакыты буенча 19.00 сәгатьтә башлана.
«Тамаша залына керү өчен өченче звонокны көтеп торырга кирәк булмаячак, тик шулай да, соңа калмагыз! Шулай итеп… Бер — онлайн-белем! Ике — онлайн-режиссер! Өч — онлайн-актер! Дүрт — онлайн-күзаллау! Биш — онлайн-күрү! Алты — онлайн-Колумбия! Җиде — онлайн-Бразилия! Сигез — онлайн-Татарстан! Тугыз — Достоевский-онлайн!» диелә бу хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев