Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"КАМАЗ" эшкә чыгу графигын үзгәртте

Бүген “КАМАЗ” буенча боерык таралган: февраль аенда Яр Чаллыдагы генераль һәм башкарма дирекцияләрнең төрле бүлекчәләре хезмәткәрләре төрле вакытта эшкә килеп, төрле вакытта эштән китәчәк.

"Вести КАМАЗ"а хәбәр итүенчә, әлеге карарны коронавирус таралу куркынычын киметү өчен кабул иткәннәр. Эш графиклары биш минуттан алып бер сәгатькә кадәр вакытка күчә. Февральдә генераль дирекциягә беренчеләрдән булып техник контроль департаменты хезмәткәрләре киләчәк - аларның эш көне хәзер 7:00 дә башлана. Маркетологлар һәм аналитикларга 8:15 дән 17:15 гә кадәр эшләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы